Җомга иртәләрен атна саен
Көтеп ала һәрбер мөселман.
Изге җомга бәхет алып килсен,
Һәр гайләгә керелсен иман.
Иман нуры балкып өйгә керсен,
Җомга көндә- иртән таңында.
Кылган эшләребез имин булсын,
Ходай безгә бирсен барын да.
Уйларыбыз тик яхшыдан булсын,
Җаныбызга килсен сабырлык.
Өметебез мәңге өзелмәсен,
Табыннарда булсын гел муллык.
Авыруга сәламәтлек бирсен,
Тәүфыйк белән үссен балалар.
Күңелләрдә тик изгелек булсын,
Тыныч кына булсын дөньялар!
(Фирая Габдуллина)
Эйе, кеше һәрчак матур килэчэккэ өмет белэн яши. Соңгы елларда бигрэктэ үзебезнең динебезне аңлап, мөселман икәнлегебезне аклап - яклап, матур эшләр эшләп, тормышыбызны ямьлэп яшэргэ тырышабыз. Дини гамэллэрнең күпләп артыуы, кала-авылларыбызда мэчетлэребезнең яңадан яңартылуы, яшьлэребезнең дингә, иманга тартылыуы ничектер күңелгэ бик якын, һәм шулай булырга тиештэ дип кабул ителә. Ураза гаетлэре үткэннэн соң 70 көннэн мөселман халкының зур бэйрэме - Корбан гаете билгелэп үтелде. Һәр мөселман халкы моны көтеп алып, зур әзерлек белэн башкарып чыкты. Күңеллэрне пакъландырып - сафландырып, туган-тумача, дус - иш кунакларга жыелды.
Безнең Тукай авылында да бу бэйрэм аерым йортларда үткэннэн соң, авыл клубында барлык авылдашлар өчен Корбан ашы үтә.
Бу елны да шулай булды. Авылыбызда иман йорты-мэчетебезгэ нигез салынды. Корбан чалып, мэжелесне Нафиков Венер улы Артур хәзрәт оештырды. Шул кадэр ихласлык белэн үткән бу бэйрэмдэ токмач киселеп, аш пешерелде, 2 казанда пылау пеште. Алып килгән күчтэнэчлэрдэн табын сыгылып торды. Көръэн укылып, сүрэлэр тыңланды.
Гомүмән, бер табын артына сыеп бетэрлек авыл халкы өчен мондый бэйрэмнэр еш булып тора.
Алда да кылган эшлэрбез изге булып, иминлектэ яшэргэ насыйп булсын.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 7