Предыдущая публикация
Сәгатьләрне саный,саный көннәр үтә,
Кемдер саулык,кемдер бәхет,кем ни көтә...
Һәр таң саен шөкер итик биргәненә ,
Ничек кенә яшәсәк тә гомер үтә...
Бүген таңны күрдек,кояш чыкты ,
Күзен кысып ал нурларын сипте ...
Аякларга басып җирдә йөрдек ,
Шундый матур ,җәйге манзараны күрдек!
Шөкер генә ,Раббым, рәхмәт яусын ,
Оҗмахларың синең җирдә дә бар!
Ишек ачып тышка чыгу белән ,
Гөлләр каршы ала ,барысы бар !
Сулар һава чиста, чишмә суы өйдә ,
Нинди җимеш кирәк ,тик җый гына !
Булганына рәхмәт ,диеп яшик ,
Бирүче дә ,алучы да Раббым гына !
Халисә Гәрәева-С.22.07.25.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2