Язлар җитте , кыр казлары кайта ,
Каңгылдашып оча һавада .
Өмет белән кайта туган якка ,
Бала чыгарырга ояда .
Тавыш бирә алар безгә өстән ,
Без кайттык дип хәбәр итәләр .
Каршылагыз язны , тиздән җәе ,
Җитәр әле диеп әйтәләр .
Әй сөенәм , шул казларга карап ,
Үз күңелем күккә ашкына .
Очар идем , казлар сезнең белән ,
Кайтыр идем бала чагыма .
Ялан тәпи йөгереп йөри идек ,
Аяк - куллар бетә чебиләп .
Каз бәбкәсе саклый идек ,
Тал-чыбыкка ак яулык бәйләп .
Ата казның , чукымасын диеп ,
Каурыйларын тыктык борнына .
Әнкәй биргән ипиләрне манып ,
Ашадык без Ыкның суына .
Карга-тилгән алып китмәсен дип ,
Алмаш-тилмәш күкне күзәттек .
Безнең бәбкәләргә тимәсен дип ,
Чит казларны куып җибәрдек .
Хәзер инде күккә карыймын да ,
Кыр казларын саныйм онтылып .
Парсыз булса йөрәкләрем яна ,
Алар өчен йөрим борчылып .
Ни өчендер язын моңсу миңа ,
Кыр казлары кайткан вакытта .
Кычкырыплар калам артларыннан:
-Онытмагыз безне , онытма .
Актарыла күңел боз киткәндә ,
Үрсәләнә йөрәк нигәдер .
Язлар җитсә моңланамын кинәт ,
Ә күңелем нидер көтәдер .
Көтә күңел , һаман сагына ул ,
Яшьлегемнең үткән елларын .
Йөгерепләр урап килер идем ,
Бәбкә саклап , елга буйларын .
Рәзиф Дәүләт Бикбаулы .
25.04.2018.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1