Postarea precedentă
Următoarea postare
Închide
Minimizează căutarea
Servicii VK
Mail.Ru
Poștă
Nor
Calendar
Notițe
Apeluri video
Adresa de e-mail VK
Program TV
Date meteo
Horoscopuri
Sport
Răspunsuri
Auto
Lady
VKontakte
Mai mult
Conectare
Folosim module cookie pentru a ne îmbunătăți serviciile pentru dvs.
Puteți alege să le acceptați sau să le configurați singur.
Mai multe informații
Acceptă tot
Configurează
Pagina principală
Pasiuni
Video
Grupuri
Persoane
Publicații
Jocuri
Cadouri
Ajutor
Modifică limba
русский
English
Беларуская
ქართული
українська
Татар теле
Қазақ тілі
Հայերեն
O'zbek tili
Română (MD)
Azərbaycan dili
Română (RO)
Türkçe
Colonița din stânga
Венер Фаттахов
Уфа
10 iunie
1 школа
Подробнее
Adaugă la prieteni
Scrie
Acum pe site
Fotografii
Video
Fotografie
Toate fotografiile
Filtru
Notițe
Pasiuni
Венер Фаттахов
19:51
САГЫНАСЫҢ МИКӘН СИН ДӘ?
Беләсеңме, мин сагындым сине,
Күзләреңне, чәчләреңне.
Күзләремә туры карап, назлап
Якты нурлар чәчкәнеңне.
Кушымта:
Сагынасың микән син дә мине,
“Сөям” дигән сүзләремне,
Караш тотып яннарыңда
Малай булып йөргәнемне?
Сагышларга кереп чумганымны
Сизәсеңме, беләсеңме,
Очрашканда: мин дә сине бик-бик
Сагындым бит диярсеңме?
Сагыш төяп сиңа табан барам,
Син дә каршы чыгарсыңмы,
Тәрәзәңә карап, мине көтеп
Әллә микән чыдарсыңмы?
Венер ФӘТТАХ 03.06.2024 ел Карламан
Afișează mai multe
Comentează
0
Super
Венер Фаттахов
19:31
СӨЮ КАБАТЛАНА
Бу дөньяда бер-ни яңа түгел,
Бер-бер артлы бар да кабатлана. (Марат Кәбиров)
Сөюләрне кабатланмый диләр,
Кабатлана, беләм, кабатлана.
Күңел ярсый, күңел ярын таба,
Яшь чагыдай кабат канат кага.
Кушымта:
Кабатлана сөю, кабатлана,
Бары җаның биреп яратканда.
Кабатлана икән, кабатлана,
Сөйгәнеңне кочып таң атканда.
Назлы көннәр кабатланмый диләр,
Кабатлана, әйе, кабатлана.
Сөю килсә, йөрәк сөеп типсә
Яшь чагыдай икән кабат яна.
Мәхәббәтне кабатланмый диләр,
Кабатлана кайчак, кабатлана.
Бәхет килә, кабат икән килә,
Йөрәгеңне биреп яратканда.
Венер ФӘТТАХ 03.06.2024 ел Карламан
Afișează mai multe
4 evaluări super
1
0
Super
Венер Фаттахов
18:34
ЯҢА КӨН
Ач та тәрәзәңне, таңга елмай,
Җилләр сиңа җырын тыңлатыр.
Ач та йөрәгеңне, җилне тыңла,
Бергә уянганда таң матур.
Кушымта:
Тәрәзәңнән яңа көн күренә,
Ә сөйгәнең синең яныңда.
Таң матур ул, бик тә матур ул таң,
Йөрәгеңдә сөю булганда.
Кара син күкләргә, анда йөзә
Ап-ак фата төсле болытлар.
Туплар шартламыйлар, тормыш тыныч,
Ә кайдадыр бара сугышлар.
Ач син тәрәзәңне, көнгә елмай,
Бетсен диеп телә сугышлар.
Кеше яши матур язмыш теләп,
Иркен алыр өчен сулышлар.
Венер ФӘТТАХ 03.06.2024 ел Карламан
Afișează mai multe
3 evaluări super
1
0
Super
Венер Фаттахов
16:07
ЫШАН ХЫЯЛЫҢА
Юл салабыз хыялларга,
Борылу юк кирегә.
Үз хыялын чынбарлыкта
Кем теләми күрергә.
Кушымта:
Ышан көткән хыялыңа,
Кешеләргә ышан син.
Хыялыңа ирешүләр
Юл салудан башлансын.
Ару-талу йөрәкләрне
Кысып алыр кайчакта.
Ә мәхәббәт һәм ышаныч
Илтер безне еракка.
Артка табан борылу юк,
Алда көтә хыяллар.
Бирешмичә юл ярганнар
Бәхет тәмен тоярлар.
Венер ФӘТТАХ 03.06.2024 ел Карламан
Afișează mai multe
1 evaluare super
Comentează
0
Super
Венер Фаттахов
15:49
НИГӘ ЯШЕРӘСЕҢ?
Күкләр, әйтегезче миңа,
Елмаймыйсыз нигә сез?
Сөйгәнемне яшерәсез,
Ник кара төс сибәсез?
Төнге күккә кулны сузам,
Анда йолдыз-тәлгәшләр.
Нигә икән алар да соң
Була алмый сердәшләр?
Җилләр дулый, болытларны
Алып китә еракка.
Күк ачылмый, кара яңгыр
Явып тора йөрәккә.
Болыт китәр, күк ачылыр
Кебек миңа тоела.
Ләкин сөйгәнем күзләрен
Ник соң күрү тыела???
Венер ФӘТТАХ 03.06.2024 ел Карламан
Afișează mai multe
2 evaluări super
Comentează
0
Super
Венер Фаттахов
15:06
СӨЙЛӘСЕННӘР ӘЙДӘ
Сөйлиләр, артта чәйниләр,
Ниләр генә димиләр.
Ә йөрәктә ниләр барын
Һич кенә дә белмиләр.
Сөйләсеннәр, чәйнәсеннәр,
Әллә-кемнәр дисеннәр,
Пышылдашып, гайбәтләшеп,
Арт якларда көлсеннәр.
Артта сөйләү – сөйләүченең
Күрсәтә юк акылын.
Димәк, үзе артта, көнли,
Күрсәтеп аң юклыгын.
Сөйлисезме, чәйнисезме,
Эш юк икән, сөйләгез.
Үзегезнең өзелгән ич
Ыштандагы төймәгез.
Ят җирегез күренгәли,
Төймәгезне карагыз.
Үзегезнең гөнаһларны
Башта ныклап санагыз!
Венер ФӘТТАХ 03.06.2024 ел Карламан
Afișează mai multe
4 evaluări super
Comentează
0
Super
Deocamdată atât
Conectează-te la OK
, pentru a vedea tot fluxul de știri
Prieteni
5370
Альфия Еникеева
Кызылорда
Лилия Кучумова(Юсуфкулова)
Пермь
Имакаева Идалия
г. Нижневартовск
Зиля Шаяхметова(Ибрагимова)
Белебей
Нурия Ахметова
Toți prietenii
6965 abonați
Cadouri
Toate cadourile
Grupuri
252
Семилетка, Дюртюлинский район.
1427 подписчика
Музыка для души
11688 подписчика
Всё об "Уральских пельменях".
31440 подписчика
Мысли вслух. О жизни.
16289 подписчика
ღஐღ Любимые песни ღஐღ
38466 подписчика
Toate grupurile
Vino și tu – îți vom arăta multe lucruri interesante
Vino și tu și în OK pentru a vedea mai multe fotografii, videoclipuri și pentru a găsi prieteni noi.
Conectare
Înregistrare