Предыдущая публикация
Серле уйларымны кабат ачтым,
Үткәннәрдән килә тавышлар.
Югалдылар, күккә үрләделәр
Якыннар, туганнар, танышлар.
Уйларымда зарлар, сагынулар
Акылымны тырный, чирләтә,
Хәтердәге һәрбер якынымны
Кабат-кабат, тагын җирләтә.
Яшьсез күзләр нигәдер чылана,
(Яңгыр да күренми ичмасам).
Сөюемне, җанны җирләгәнне
Кыен искә алып тормасам.
Үткәннәрне кая куярга соң,
Күпме була инде еларга,
Күкне баскан болытлар биюен,
Эх, ничек яхшыга юрарга???
Венер ФӘТТАХ 16.04.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2
Их, шуларны тотып аласы,
Гомерлэр бит бик тиз утэлэр,
Яшь коенчэ килэ каласы...
... болытларга утырып агасыыы...