Предыдущая публикация
Бу тормышта бар нәрсә катмарлы,
Кемнәрнедер ташлап китәләр.
Ә кемнәрдер юк-барга бәйләнеп
Кемнәрнедер фашлап үтәләр.
Кемдер яши алмый кемнәрсездер,
Кемнәрдер юл таба мәчеткә.
Ә кемнәрдер күрәзәче сүзен
Юрый өмет биргән бәхеткә.
Югалтулар җанны каерса да
Һәрберебез әле өметле.
Үткәнгә табынып, гел уфтанып
Җитәрдер чыгару күбекне.
Киткән, үткән кире кайтмый инде,
Хаталар төзәлми үч белән.
Ходай үзе безгә киләчәккә
Атлый алыр өчен көч биргән.
Без тормышка зарланмыйча яшик,
Яши алыйк зыян салмыйча.
Игелеле булып яши алыйк
Ярдәм итеп файда алмыйча.
Венер ФӘТТАХ 16.04.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 11
шулай
Берэунен берэвенэ,
Насыйп итмэсен сояргэ
Кемнендер берэвен дэ...
Очраштырсын иде Ходай
Узебезгэ дигэненэ!
... Тормышюллары катмарлы--бер ялгызын
утмэ.