Предыдущая публикация
Бер тәүлек ул күпме, әллә азмы?
Кемгә ничек, миңа аз кебек.
Ярты эш тә эшләнмичә кала,
Тәүлек – мизгел, тансык наз кебек.
“Ә” дигәнче үткән яз кебек.
Ялкауларга тәүлек айга тора,
Йөз бушлыкка бәлки тиңдер ул.
Авыз ачып, ятып, киерелеп
Елларга сузылган көндер ул.
Ялкауга бер тәүлек меңдер ул.
Бәйрәм яратканнар тәүлек саен
Ял өстенә яллар эзлидер.
Иҗат сүзен, вакыт җитмәүләрен
Ял сөйгәннәр бәлки белмидер.
Гомер буш узганын сизмидер.
Бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе
Шул тәүлеккә барып тоташа.
Кемдер чаба, кирәк-ярак таба,
Кемдер ял итәргә маташа.
Төштәге байлыктан саташа.
Венер ФӘТТАХ 16.04.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1