Кеше тормышында киеренке, стресс халәтен тудыра торган вакыйгалар була. Шуларның берсе – ИМТИХАН тапшыру. Кайчакта тапшырыла торган фәнне яхшы белгән очракта да дулкынлану һәм артык каушау аркасында нәтиҗә начаррак килеп чыга. Мондый хәлдән сакланыр өчен түбәндәге киңәшләрне истә тотарга кирәк.
✓ Имтиханның җитди бер эш булуын аңларга. “Әйдә ярар”га калдырмыйча, бөтен җаваплылык хисен эшкә җигеп яхшылап әзерләнү уңай нәтиҗә бирмичә калмас.
✓ Кешене БИЛГЕСЕЗЛЕК куркыта. Ә имтихан белән бәйле мәсьәләләрне ачыклау аңа әзерләнергә һәм борчылу тойгысыннан котылырга ярдәм итәчәк. Имтихан ничек узачагын төгәл белергә кирәк: кайсы бинада булачак, нинди формада үтәчәк, охшаш вариантлар мисаллары бармы, нәрсәләр белән кулланырга ярый һәм башка шундый мәсьәләләрне белү күңелгә азмы-күпме тынгылык бирәчәк.
✓ Иманлы кешеләр өчен Аллаһка тәвәккәләү, Аның ярдәмен өмет итү һичшиксез булышачак. Аллаһка тапшырасы да “Ин шәә Аллаһ, барысы әйбәт булачак” дип тыныч күңел белән яшисе!
✓ Имтихан алдыннан төне буе әзерләнеп утырмаска киңәш ителә. Иртәрәк ятып яхшылап ял итү хәерлерәктер. Иртән баш та әйбәтрәк эшлиячәк.
✓ Имтихан алды кичтә 2 рикәгать хаҗәт намазы укып, Аллаһтан ярдәм сорап, дога кылырга кирәк (дога үрнәге астарак бирелә).
✓ Дин әһелләре имтиханга керер алдыннан 3 мәртәбә “Аятел-көрси”не укырга киңәш итәләр. Имтихан алдыннан вакыт булса, иренмичә шул “Аятел-көрси”не кәгазьгә карап булса да 3 тапкыр укып чыгыгыз.
✓ Имтиханга кереп утыргач, аның биремнәрен эшли башлаганчы, эчтән генә махсус доганы кылып куегыз (“Имтиханны уңышлы бирер өчен дога”).
✓ Имтихан биремнәрен әүвәл яхшылап карап чыгыгыз. Җиңелрәкләрен алданрак, беренче итеп эшләп, катлаулырак булганнырына күбрәк вакыт калдырыгыз. Җиңелрәк сорауларга җаваплар алданрак бирелгән булса, “минем шактый эшем эшләнгән инде” дигән уй тәэсирендә катлаулы сораулар өстендә эшләргә җайлырак булачак.
✓ Телдән җавап бирәсе булганда яки сочинение язасы булса, каралама биткә җавапның (сочинениеның) планын язып куярга кирәк. Бу буталмаска һәм баштагы бөтен мәгълүматны бер тәртипкә салырга ярдәм итәчәк.
✓ Вакыт турында онытмагыз. Җавапның һәр өлешенә билгеле бер вакыт аралыгы бүленеп бирелсә яхшы. Имтихан вакыты тәмамланып килгәндә кабаланмагыз, чөнки ашыгу, кабалану аркасында “ахмак” хаталар ясалырга мөмкин.
✓ Имтиханнан чыккач якыннарыгызга шалтыратканчы, нәтиҗә нинди булуга карамастан, “Әлхәмдүлилләәһ!” дип, Аллаһы Тәгаләгә шөкер белдереп, рәхмәтегезне җиткерегез.
Ришат Курамшин
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3