Узган җәйнең эссе көннәреннән үк тынып калып, озын көз-кышларны уздыргач, карлар эри башлау белән кабат җанланды ул. Тирә-якка колагыңны ярырлык тавышын яңгыратып, әле аның шаулап аккан чагы. Таулар итәгендә имәнлек җилдәге, нәүрүз гөлләр чәчәк аткан, балтырганнар да инде яфрак чыгарган... Күк-Караук шарлавыгы тирәсе бу көннәрдә туристлардан кайнап тора.
Ишембай районы җирлегендәге Торатау геопаркы составындагы табигать һәйкәле икән ул хәзер. Җәй көннәрендә шарлавык корый диләр. Шуңа аны барып күрү өчен апрель-май иң кулай вакыт. Без ул шарлавыкны барып күрү өчен 380 километр юл уздык. Туристлар күп иде биредә ул көнне. Сабантуй читтә торсын. Шарлавыкка якынлашканда юл начар дип куркытканнар иде. Аннан да начаррак юлларны күреп өйрәнгән безнең өчен ул юл ак җәймә кебек тоелды. Ташлы юл. Урыны белән ул су астында. Чокырлары да, зур-зур ташлары чыгып торган урыннар да бар. Шуңа машинасын кызганганнар беркадәр юлны җәяүләп бара. Калим-Очкан кыясы тирәсеннән тукталышлар башлана. Без тагын да дүрт километр араны машинада бардык. Ләкин шарлавыкка җиткәндәрәк юлга аркылы бер дренаж торбасы калкып торуы шикләндерде. Арытабан километр чамасы юлны җәяүләп уздык.
Шарлавыкны кар сулары гына диләр. Баксаң, инде тирә-якта кар эреп беткән. Ә шарлавык әле, колагыңны ярырлык тавышларын яңгыратып, агуын дәвам итә. Кайлардан киләдер бу сулар, белмим. Шарлавык янында карау мәйданчыгы ясап куелган. Су таулардан агып төшә дә, берничә километрдан соң Сикәзе елгасына кушыла. Монда бернинди сувенир сатучылар да, шашлык тәк'дим итүчеләр дә юк. Кеше язгы табигать уянуын, табигый һәйкәлне күрергә килә. Шарлавыкка кадәр Макар авылы - иң соңгы торак пункт. Биредә "Тук туган" кафесында тамак ялгап алырга мөмкин. Чынлап та, кешене үз туганы кебек сыйлап чыгаралар биредә. Нуретдин исемле ашнакчы эшли анда. Гомумән, халык кунакчыл бу авылда. Ихлас сөйләшәләр Юл турында сорасаң, җентекләп аңлаталар. Безнең өчен ераграк. Ә анда кайлардан гына килмимләр. Чиләбе, Оренбург өлкәләреннән, Татарстаннан туристлар бихисап иде ул көнне. Барып күрсәң, үкенмисең...
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3