Предыдущая публикация
Онытырга тиеш идем күптән,
Ә мин һаман сиңа тартылам.
Соңлап килгән киек каз шикелле,
Үтеп киткән язлар артыннан
Ә мин һаман сиңа тартылам...
Үкенечләр дә юк, өметләр дә,
Бер тамгасыз китә бу Сөю.
Тик мин беләм, еллар узгач кына
Җанны теләр сине юксыну.
Онытырга тиеш бит мин сине,
Онытылырга тиеш үзем дә.
Тик ничек соң, һәр-бер торышыңны
Күреп торгач еллар йөзендә?..
Хәтирәләр җанга тагылырлар,
Метеор кебек көлгә калганчы.
Бер тамгасыз сөю икән, дисәм,
Һәр-бер күзәнәге аның исән,
Йөрәкләрдә икән тамгасы!
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 45
Татар телендэ укымаган кешегэ татарча язу кыен булуы момкин.
Тагыда.Кайбер сузлэр,жомлэлэр рус телендэ кыскарак эйтелэ,кыскарак языла,анлаешлыракта килеп чыга.
Или может,узегезнен "Онытырга тиеш идем куптэн" дигэн шигырегез кебегрэк шигырь килеп чыкса ОКта или бутэн жирдэ...
Но куплэрнен жан сызлауын анлый алам,козерог буларак,ясалма булмаса...
Кирэк булгандырда бэлки,официальный документ алырга.
Сезнең матур иҗади уңышларыгыз елдан - ел артуы - куандыра безне.
Еллар тыныч булсын , Аллаһыбыз ярдәмендә ,
сәламәт булыгыз .
Зур рәхмәт.