Өметләр өзелмәсен.
Тормыш авырлыгы белән
Яшәүдән бизелмәсен.
Үз- үзеңә, үз көчеңә
Ышанып яшәү кирәк.
Сынаулардан сыгылганда
Чит кеше булмый терәк.
Аяк астың убылганда
Ярдәмче табып булмый.
Һәрбер кеше үзе өчен,
Берсе дә иңен куймый.
Еллар буе дус булганнар
Шатланмый уңышыңа.
Әкрен генә аяк чала,
Көнләшеп тормышыңнан.
Бер алдыңа, биш артыңа
Төшәләр, файдаң тисә.
Сиңа кирәк чакта гына
Алардан җилләр исә.
Гайбәтеңне дә саталар,
Сереңне тараталар.
Мәкерле планнар корып,
Йоклый алмый яталар.
Күзәтәләр читтән генә,
Абынганың көтәләр.
Кул сузу юк, егылсаң да,
Таптап узып китәләр.
Ышаныч юк. Гел начарлык
Көтәләр бер-берсеннән.
Яхшылык эшлим дисәң дә,
Шикләнә алар синнән.
Бар кеше дә начар булмый.
Саф күңел белән яшик.
Мөмкин кадәр тату булыйк,
Дус булыйк, ярдәмләшик. Рәзилә Зәйнуллина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 82