Предыдущая публикация
Безнең бәйрәм-язлар бәйрәме.
Ак бәхетләр генә теләп торсын
Кулыбызда чәчәк бәйләме.
Рәхәтләнеп көлеп яшик әле
Боегу ул безгә килешми.
Сәләмәтлек, тыныч тормыш безгә
Алып килсен язлар килешли.
Барыбызга кояш нурын сипсен
Бүләк итеп якты көннәрен.
Бирсен Раббым карап сокланырга
Матур-матур тормыш гөлләрен.
Һәрбер көннең кадерләрен белеп
Яшик әле, әйдә гөрләшеп.
Иртән искән назлы җил егете
Йөрсен безгә бәхет өләшеп
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев