Бәхет өчен, бетмәс эшем бар
Ышанмассыз, эшем бетми, дисәм,
Ансыз миңа чиксез күңелсез.
Яшәүләре җанга шифа бирә -
Дәрт һәм куәт өсти ул чиксез.
Иртә таңда тәрәзәмне ачып,
Сәлам бирәм кояш кызына.
Җырлый-җырлый гөлләргә су сибәм,
Хәтта кошлар миңа кызыга.
Чәем куям, өстәл тулы сыем,
Камыр туглыйм, кыймак пешерәм.
Балаларым уятам иркәләп,
Әнкәемне искә төшерәм.
Тузан сөртәм, керен юып куям,
Эшем бара җырга кушылып.
Көнем үтә, алда кичем көтә -
Шигырьләр язарга утырып.
Төн минеке, уйлар уйлар өчен,
Хыялларга чумып ялгызым.
Күктән миңа әни карый сыман,
Әйтә сыман: - Әйдә, яз, кызым!
Шулай үтә гомер, иртә таңда –
Елмаямын кояш нурына.
- Уяндыңмы? – диеп, кояш көлә,
- Юри килә тәрәз турына.
Эшем бетми, дисәм, ышанмассыз...
Рухландырып тора һәр иртә.
Дәрт өстәлсен, сәламәтлек булсын,
Бәхет өчен миңа шул җитә.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4