Предыдущая публикация
Парадокс
Умом Россию не понять...
Ф. Тютчев
Гаҗәеп ил Рәсәй, гаҗәеп ил!..
Акыл җитми аңлап бетәргә.
Монда сарык үзе бүре сайлый
Сарык көтүләрен көтәргә.
Гаҗәеп ил Рәсәй, гаҗәеп ил!..
Уртак аршин монда нәрсәгә?!.
Балаларын башта үстерә дә -
Утырта я чәчә иртәгә.
Гаҗәеп ил Рәсәй, гаҗәеп ил!..
Үзенә гел үзгә юл сала.
Шуңа ахры юллар һәм юләрләр,
Кол-карактан кала, төп бәла.
Гаҗәеп ил, Рәсәй, гаҗәеп ил!..
Могҗизага яши ышанып;
Могҗизалар кыры уртасына
Табышларын күмеп, бушанып...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 11
Сарык көтүләрен көтәргә."