Предыдущая публикация
***
Эзләр нәрсәм юкмы хәзер?
Таптыммы эзләгәнне?
Өзгәләнә-өзгәләнә
Ялгамыйм өзелгәнне.
Өйрәнеп киләм яшәргә
Берьюлы дүрт фасылда.
Язлар көзгә өйдәш керә...
Кышлар җәйгә хаҗ кыла...
Ялгамыймын өзелгәнне.
Ак юллар өзелгәнгә!..
Үз-үземә хәйран калам,
Ялгамый түзәлгәнгә.
Күңел күзләрем ачыла
Күреп тә күрмәгәнгә.
Югалтумы? Әллә табыш?
Табышмак - эзләгәнгә?..
Фото - бүгенге. Безнең урман-болыннарда алмагачлар үсә хәзер (куян, поши һ.б. исән калганнары).
#ЛилияСагидуллина
#изнеопубликованныхстихов
#ЛилияСәгыйдуллина
#басылмаганшигырьләрдән
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2