Предыдущая публикация
Исерткеч яз
Соң исерер чагыммы дим
Шомыртларның исенә?!
Әмма һәр яз әсәрләнәм:
Баш булалмыйм хисемә.
Азга гына!..
Язда гына!..
Чәчәкләр коелганчы
Җиде кат күкләрне урыйм,
Очышлар тыелганчы.
Ел бавыры да бик озын!
Ничек сузыйм язымны?
Айнытырга уйлап, шомырт
Аклаган сукмагымны...
... Язганга сүз тидермәгез:
Язлы чакта язылды.
8-9. 05. 2020
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев