Предыдущая публикация
Ашыгырга никтер яраттым.
Ашыгулар — урман,
Ялгышларым — буран,
Йөгерә-йөгерә кереп адаштым.
Ашкынулар үкенечкә була,
Юктыр минем сабыр канатым.
Үкенечләр — урман,
Ялгышларым-буран
Көлә-көлә кереп адаштым.
Ашыгулар шашынуга илтә,
Ә мин сине шашып яраттым?!
Карашларың — урман,
Мәхәббәтең — буран,
Елый-елый кереп адаштым.
Карашларың — урман,
Мәхәббәтем — буран,
Елый-елый кереп адаштым...
Нурия Измайлова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев