Предыдущая публикация
ҖИЛЛӘР ЕЛЫЙ...
Җирне кочып җилләр елый.
Илләрдә шул ук хәлләр...
Ил илерткеч афәт дулый.
Кем кемне аяр, җәлләр?
Хәтәр артында хәтәр...
Сугыш сөреме күпләрне
Тоташтан агулады.
Агулы чорда авыр шул
Исән-сау калулары.
Им-дәва табулары...
Җир-күк тырнап улар чаклар,
Уйласаң киләчәкне.
Яктылыкка ирешеп булмас,
Күрмичә күрәчәкне...
Түләми бирәчәкне...
Көн-төн камчылап торалар
Күндәмлек, чыдамлыкны...
Куласадан чыгу юлы
Табылыр микән? Юкмы?
Әзерлик микән укны?
...Җилләр елый... Илләр елый...
Елый Җир дә... Ирләр дә...
Була кайчак: "Туфан калка!.." –
Дип уйлаган көннәр дә...
Төштә түгел – өннәрдә...
10.05.24 ел
P. S. Томаш Ален Копера картинасы.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев