ИКЕНЧЕ ГАМӘЛ
Аллаһтан "арадашчылар" (кабердә ятучылар, әүлияләр, фәрештәләр, пәйгамбәрләр) аша ярдәм сорау
Галимнәрнең бердәм фикере буенча, Аллаһ белән үзе арасында арадашчы булдырган һәм шуларга ялварган, шәфәгать сораган, өмет баглаган кеше көферлеккә төшә.
Шәфәгать төрләре:
1. Аллаһтан башка һичкем булдыра алмаган (көч-куәте җитмәгән) шәфәгать.
1) Рөхсәт ителгән шәфәгать.Әлеге шәфәгатьне бары тик Аллаһтан гына сорыйлар һәм аның түбәндәге шартлары бар:
а) Аллаһның рөхсәте.
ә) Шәфәгать кылган кешедән Аның риза булуы.
б) Шәфәгать кылынучы кешедән Аның риза булуы.
2) Тыелган шәфәгать (автор әлеге төрне күздә тотты)
Ул Коръән тарафыннан тыелган. Аллаһның гына кодрәте җиткән нәрсәләрдә шәфәгатьне Аллаһтан башка заттан сорау. Мондый шәфәгать зур ширек була.
2. Шәфәгать кылырга булдыра алган (көч-куәте җиткән) затлардан шәфәгать сорау
Ул шушы дүрт шарт үтәлгәндә дөрес булачак:
1) Шәфәгать кылучы, яклаучы кеше исән булырга тиеш;
2) Ул биредә, синең янда булырга тиеш;
3) Әлеге кешенең сине яклау, сиңа шәфәгать кылу мөмкинчелеге булырга тиеш;
4) Синең калебеңдә әлеге кешенең бары
тик сәбәп кенә булуына инану булырга тиеш.
Кардәшеңә: «Минем өчен дога кыл», - дип әйтү рөхсәт ителгәнме?
Әгәр дә аның әлеге үтенечендә бу кешегә карата мохтаҗлыгы чагылса, бу кече ширекнең бер төре була. Әгәр ул бу хакта исән, янында булган, дога кылырга сәләтле булган кешедән сораса һәм ул кешенең бары тик сәбәп кенә булуында инанса, бу рөхсәт ителә. Әмма моны эшләмәү яхшырак.
ТӘВӘККӘЛ КЫЛУ
Кешенең Аллаһка ышаныч, хаклык белән, рөхсәт ителгән, канунлаштырылган сәбәпләрне кулланып, Аңа таянуы.
Рөхсәт ителгән төре: исән кешегә, аңарда мохтаҗлык кичермичә генә, үзең эшләргә вәкаләт биргән әйберләрдә генә таяну.
Мисал өчен, кемгәдер нәрсәдер сатарга вәкаләт бирү.
Тәвәккәл кылуда кече ширек: исән кешегә, аңарда мохтаҗлык һәм ихтыяҗ кичереп, таяну.
Мисал өчен: икенче кешегә язмыш мәсьәләсендә, аңа сәбәп буларак кына түгел, ә аны зуррак дәрәҗәгә куеп таяну.
Тәвәккәл кылуның, әгәр аны Аллаһка
багышламасаң, зур ширек булган төре (автор нәкъ менә шушы төрне күздә тотты): бу тәвәккәлнең мәгънәсе – табыну һәм буйсыну. Кешенең үзе тәвәккәл иткән затына, файда китерү дә, зыяннан саклау да аның кулында дип инанган халәттә, берсүзсез таянуы.
Мисал өчен, вафат булганнарга таяну.
«Мин шуңа-шуңа тәвәккәл иттем» яки «Мин Аллаһка тәвәккәл иттем, аннан соң шуңа-шуңа тәвәккәл иттем» дип әйтергә ярыймы? Әлеге мәсьәләдә хакыйкать нидә?
«Мин шуңа-шуңа тәвәккәл иттем» дип тә, «Мин Аллаһка тәвәккәл иттем, аннан соң шуңа-шуңа тәвәккәл иттем» дип тә әйтергә ярамый, чөнки тәвәккәл кылу – Аллаһтан башка бүтән затка багышларга ярамый торган калеб гамәле. Әмма: «Мин шуны-шуны вәкаләтле иттем», ягъни нидер эшләргә тапшырдым, дияргә ярый.
Пәйгамбәребез дә бит (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) үзенең кайбер сәхәбәләренә кайсыбер шәхси яки җәмәгать эшләрен куша торган булган.
Дәвамы бар...