Хөрмәтлеләрем минем Байлыгым ‒ кардәш-ыруым, Изге туган-тумачам. Шатлык-кайгы бүлешәм, Серләрне сезгә ачам. Мактанычым минем ‒ Ышанычлы дус-ишләрем. Якын киңәшчеләрем, Сезсез мин нишләрем. Кинәт йомыш төшкәндә, Тирәмдә бар күрше-күлән. Ярдәмегезгә мохтаҗмын, Сезне борчыймын гелән. Тату бердәмлегебезгә Ямь өсти кода-кодача. Бергә һәрчак күңелле, Шат яшибез заманча. Хөрмәтлеләрем минем Сез ‒ дөньямның тоткасы. Сез ‒ барчагыз да терәгем, Сез ‒ минем таяну ноктасы. Сания Шәрипова, Башкортрстан, Бүздәк 02.06.24
    0 комментариев
    0 классов
    Беҙ (Миләүшә Ҡыҙрасованың сәхифәһенә "ҡунаҡ"ҡа кереп сыҡҡандан һуң) Ҡатын-ҡыҙға, беҙгә, нимә етмәй... Барыһы бар - шөкөр ит кенә! Бар донъяны яулар көслө заттар - Хыялдарҙа ос та кит кенә! Йырсы ҡоштар ҡунған күңелдәргә, Бар йыһанды моңға күм генә! Донъя биҙәр алтын ҡулдар беҙҙә, Теләктәргә һүҙһеҙ күн генә! Сәсән телле тиһең? Эйе, был - беҙ! Һәр һүҙебеҙ башҡорттоң ҡото! Бәлә килһә - "ир-ҡыҙ"! Алғы сафта! Сая ҡыйғыр! Урал бөркөтө! Беҙ - сибәрбеҙ, беҙ - тоғробоҙ, эйе, Беҙ ғорурбыҙ башҡорт булыуҙан. Саҡматаштай осҡон сәсәбеҙ ҙә, Тиҙ ебейбеҙ күңел тулыуҙан. Беҙҙең байраҡ - ата-баба рухы, Ал маяҡтай үргә ул әйҙәй. Еребеҙҙең алтын ҡаҙығы беҙ, Уға һөйөү ныҡтан ныҡ бәйҙәй. Нимә етмәй беҙгә? Б
    0 комментариев
    3 класса
    Йәйғор Салауат күперен күрҙем Ҡыуандым хатта эстән Әйтерһеңдә шул күперҙе Көткәнем һымаҡ күптән Әллә инде күпер миңә Шатлыҡ,дәртлек өҫтәне Йыуаныс алып килдеме? Яҙ һин тейеп өндәне Бәлки йылы була тиҙер Һуғыш туҡтай ти микән Шундай матур итеп миңә Күренде күпер иртән...
    0 комментариев
    0 классов
    Кара тмин (черный тмин) нинди авырулардан файдалы һәм ничек кулланыла? Кара тмин — һәртөрле авыруны дәвалау чарасы Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) «Кара әнистә үлемнән башка барлык авыруларга да дәва бар»,- дигән. Кара тмин составында 100гә якын организмга файдалы матдәләр бар: куе һәм куе булмаган майлы кислоталар, 15 төрле аминокислота, аның 8е бигрәк тә әһәмияткә ия, алар организмда эшләнмиләр һәм алар азык-төлек белән кертелергә тиеш. Кара тминда А, В, В2, Вд, В0, Вд, С, Е витаминнары, эфир мае, алкалоидлар һәм түбәндәге микроэлементлар: кальций, тимер, бакыр, цинк, фосфор, натрий, калий һәм моносахаридлар, каротин һәм башка биологик актив матдәләр бар. Кара тмин орлыгын яисә маен башка табигый биостимуляторлар кебек кулланалар. Гадәттә, бу дәвалау курсы 3 айдан 6 айга чаклы дәвам итә (ләкин 1 айдан да ким булырга тиеш түгел). Даруны 15 көн кабул иткәч, 3-5 көн туктап торырга тәкъдим ителә. Авыруның препаратны кичерү һәм мөмкинлекләренә карап, даруны эчү өчен түбәндәге ысулларның берсен сайлап алырга мөмкин: Иртә белән ашарга 30 минут кала 1 чәй кашыгы май яисә төелгән 1 чәй кашыгы орлыкны кабул итәргә. Ашарга 30 минут кала, 1 чәй кашыгы майны кабул итәргә һәм аннан соң 1 аш кашыгы бал болгатылган ярты стакан суны эчәргә. Ярты стакан суга 1 чәй кашыгы тмин мае, 1 аш кашыгы бал кушып болгатырга һәм ашарга 30 минут кала кабул итәргә. Искәрмә: кара тмин маен куллану алдыннан яхшылап болгатырга, кара тмин орлыгын киледә төяргә кирәк. 15 яшьтән узганнарга тулы доза бирелә. Балаларга һәр 4 яшькә чаклы 5 тамчы май исәпләнә. Мәсәлән: 4 яшьтәге балага — 5 тамчы. 8 яшьтәгегә — 10 тамчы, 12 яшьтәгегә — 15 тамчы. 1-2 яшьтәге балаларга зурлар дозасының 1/12~1/8 өлеше бирелә. Тмин препаратларын кояш нуры төшмәслек, коры, салкынча урында сакларга кирәк. Галимнәрнең фикеренчә, кара тминның составы әле тулысынча, фәнни яктан тикшерелеп бетмәгән. Кара тмин составында булган витаминнар, макро-, микроэлементлар кеше сәламәтлегенең бик мөһим факторлары. Мәсәлән, С витамины (аскорбин кислотасы) матдәләр (аксым, май, шикәр) алмашында актив катнаша, кешенең иммунитетын ныгыта. В витамин группасы углеводларның оксидлашуы өчен бик әһәмиятле, майларны үзләштерүдә, күзәнәкләр сулауда, эритроцит, тромбоцит һәм лейкоцитлар ясалу процессында катнаша. А витамины (ретинол) күзнең караңгыга ияләшүендә, иммунитетны көчәйтүдә,калкансыман биз (щитовидная железа), бөер өсте (надпочечники) бизе эшчәнлеген дә, шулай ук җәрәхәтләр төзәлү процессында катнаша. Е витамины (токоферол) — организмның вакытсыз картаюын кисәтә, җенес бизләре эшчәнлеген нормальләштерә. Төрле аллергик авырулар, атеросклероз, югары кан басымы, бавыр авырулары һ.б. күп кенә авырулар вакытында Е витамины кирәк. Кара тмин составындагы минераль матдәләр йөрәк, бавыр, бөернең эшчәнлеген яхшырта, сидек әчесен (кислотасын) куа, симерүдән профилактик чара булып тора. Тмин составында булган май һәм аминокислоталарның күбесен «алмашы булмаган», бик кирәкле кислоталар дип атыйлар, чөнки алар организмда барлыкка килмиләр, тик азык-төлек белән генә кертелергә тиеш. Кара тмин мае һәм орлыгы бик күп авыруларны дәвалау чарасы булып тора. Ул авыруларның кайберләрен санап китик: ашказаны-эчәк авырулары (гастрит, энтероколит), ашказаны, эчәк тракты спазмалары; бавыр авырулары, үт куыгы ялкынсынуы (гепатит, цирроз, холецистит); йөрәк эшчәнлегенең функциональ бозылулары (кардионевроз), йөрәк тамырларының спазмы (ишемия, стенокардия), гомуми атеросклероз; баш авыртуы; физик һәм акыл арганлыгы вакытларында; невралгия, артралгия, миалгия, кычыттыргыч дерматозлар (тән тиресе авырулары); спазмларга каршы һәм авыртуны басучы чара (врач консультациясеннән соң мәсәлән, эч авыртканда ашыгыч рәвештә операция кирәк булырга мөмкин); бөер-сидек юллары, җенес әгъзалары авырулары; тын-сулыш юллары, үпкә авырулары; төрле инфекцион авырулар (яхшы бактерицид чара; антибиотикларга чыдам микробларны үтерә); күкрәк сөтен арттыра; иммун системасын ныгыта; буыннар авыртуы, остеохондроз; күз, колак авырулары. Кара тмин иммун системасын стимуллаштыра. Шул сәбәпле хроник авыруларның симптомнары көчәергә мөмкин. Биостимуляторлар кабул иткәндә, бу хәл организмның нормаль реакциясе. Бу очракта даруны 2-3 көн кулланмый торырга кирәк Кемгә кара тминны кулланырга ярамый? йөкле хатыннарга; әгәр кара тмин препаратларын кулланганда аллергик реакция күзәтелсә; тирегә сөрткәндә кызару, кычыту күзәтелсә; әгәр авыруга бөер, бавыр, йөрәк кебек әгъзалар күчереп куелган булса; авыруның хәле начар булып, аңа ашыгыч ярдәм кирәк булса, кара тмин өстәмә дәвалау чарасы гына булып тора. Дәваланган вакытта харам ризыклар ашау, эчемлекләр эчү катгый тыела. Авыруларны кисәтү, иммунитетны ныгыту, организмны гомуми сәламәтләндерү өчен, кара тмин маен яисә орлыгын тәүлеккә бер тапкыр, ашарга 30 минут кала 1 чәй кашыгы кулланырга тәкъдим ителә. Йокысызлыктан. Йокларга ятарга 30 минут кала 1 чәй кашыгы тмин маен җылы сөт яисә су белән эчәргә. Истерия (нерв авыруы) Иртә һәм кич ашарга 30 минут кала 1 чәй кашыгы тмин маен эчәргә. Соңыннан 1 аш кашыгы балны авыз эчендә тәмам эреп беткәнче тотарга һәм йотып җибәрергә. Баш авырту Чигәләргә, маңгайга, колак яннарына муенның арткы ягына кара тмин мае белән, әз дигәндә 10 минут дәвамында, массаж ясарга. Иртә белән 1 чәй кашыгы тмин маен яисә орлыгын кабул итәргә. Хроник ару, хәлсезлек 1 стакан балга 3 чәй кашыгы алма уксусы, 1 чәй кашыгы тмин мае кушып болгатырга һәм йоклар алдыннан 2 чәй кашыгы катнашманы җылы су белән кабул итәргә. Йөрәк өлкәсендә әчеттереп авыртканда Бер стакан кайнар сөткә 1 чәй кашыгы тмин мае, 1 чәй кашыгы бал салып болгатырга. Кайнар килеш эчәргә. Югары кан басымы (гипертония) 1нче рецепт. 100 грамм балга бер лимон согын кушып болгатырга һәм 1 аш кашыгы тмин мае өстәргә. Йокы алдыннан шушы катнашманы җылы су белән 1 аш кашыгы эчәргә. 2нче рецепт. 100 грамм кызыл чөгендер согына 1 аш кашыгы бал, 1 чәй кашыгы тмин мае кушарга һәм шушы катнашманы көненә 3 тапкыр 1 аш кашыгы эчәргә. Кан басымы түбән булганда (гипотония) Кайнар чәй яисә сөткә 5 тапчы тмин мае өстәп, көненә 3-4 тапкыр эчәргә. Кардионевроз (йөрәк неврозы) 1-2 ай буена көненә 3 тапкыр 30 грамм бал ашарга. Балның кичке порциясен җылы сөт белән болгатырга һәм 1 чәй кашыгы тмин маен өстәргә, йокларга ятканчы 30 минут алдан эчәргә. Стенокардия (йөрәк-кан тамырларының кысылуы) Табиб белән киңәшләшергә! 1 литр балга 50 мл тмин мае, 10 лимон согы кушарга, 5 баш сарымсакны юарга, ит тарткычы аша чыгарырга. Бөтенесен бергә кушып, яхшы итеп бутарга. Пыяла банкага салып, капкач белән ябарга һәм салкын җиргә куярга. 1 атнадан соң, бу катнашманы кулланырга була. Ашаганга чаклы, 20- 30 минут алдан көненә 3 тапкыр 1 чәй кашыгы кабул итәргә. Бронхиаль астма (тын юллары кысылуы), бронхит, ютәл 5 тамчы тмин маен тел астында тотарга яисә тмин орлыгын чәйнәргә. күкрәккә тмин һәм зәйтүн мае катнашмасы (1:5) белән массаж ясарга. 1 чәй кашыгы тмин маена ярты стакан лимон согы һәм 2 аш кашыгы бал өстәргә, яхшылап болгатырга. Бу катнашманы 2-3 тапкыр 1 чәй кашыгы эчәргә. тмин мае белән ингаляция ясарга, 1 литр кайнап торган суны уттан алырга, 1 аш кашыгы тмин мае салырга һәм шуннан чыккан парны 5-10 минут дәвамында суларга. Сулаганда башны сөлге белән капларга. Үпкә туберкулезы Эмаль кастрюльгә 100 әр грамм бал, каз мае, какао порошогын салырга, соңыннан 1 аш кашыгы (15 мл) алоэ согы өстәргә. Бу катнашманы җылытырга (ләкин кайнау дәрәҗәсенә җиткермәскә), соңыннан аңа 1 чәй кашыгы тмин мае өстәп болгатырга. Пыяла банкада яхшылап каплап суыткычта сакларга. 1 аш кашыгы катнашманы 1 стакан кайнар сөттә эретеп, ашау алдыннан 30 минут кала иртә һәм кич эчәргә. Ашказаны һәм унике илле эчәктә җәрәхәтле авыру (язва желудка и 12-перстной кишки) 1 стакан суга 1 аш кашыгы җитен орлыгы салып 2-3 минут кайнатырга, төнәткәннән соң, 1 чәй кашыгы тмин мае өстәргә. Иртә һәм кичен 0.5 стакан күләмендә эчәргә. Эчәкләрнец ялкынсынуы (энтероколит) 1 стакан сөткә 1 чәй кашыгы бал һәм 1 аш кашыгы тмин мае өстәргә, көненә 1-2 тапкыр эчәргә. Бавыр авырулары, үт куыгы ялкынсынуы (гепатит, цирроз, холецистит) 1 чәй кашыгы төелгән кара тмин орлыгына кайнап торган 1 стакан су салырга, термоста ике сәгать төнәтергә, соңыннан сөзәргә. Суыткычта сакларга. Көненә 3-4 тапкыр, ашаганчы 1-2 аш кашыгы эчәргә. Бөер һәм сидек юллары авырулары 1 чәй кашыгы нарат җиләген (брусника) 1 стакан кайнап торган су белән пешерергә. 30 минут төнәтергә, соңыннан сөзәргә. 1 чәй кашыгы тмин мае, 1 аш кашыгы бал өстәргә. Ашар алдыннан көненә 2 тапкыр (иртә һәм кич) ярты стакан күләмендә эчәргә. Сидек юлларында таш булганда (почечно-каменная болезнь) 250 мл тмин маен 500 грамм бал белән кушып болгатырга. 2 чәй кашыгы катнашманы ярты стакан суга кушарга һәм иртә белән ач карынга, көненә 1 тапкыр кабул итәргә. 200 мл тмин маен, 200 г балны, 200 мл лимон согын бергә кушарга, яхшылап бутарга һәм 10 көн дәвамында төнәтергә. Караңгы, салкын урында сакларга. 2 атна дәвамында, 1 әр аш кашыгы күләмендә ач карынга, көненә 3 тапкыр кабул итәргә. Дәвалау курсын 1 атнадан соң — кабатларга. Диабет (шикәр авыруы) 1 стакан тмин орлыгын, 1 стакан чәчәк крессын (кресс цветочный) 1/2 стакан гранат кабыгын кофе- тарткычта тартырга, яхшылап бутарга. Бу катнашманы иртә белән ач карынга 1 чәй кашыгы, ай буе кабул итәргә. Катнашманы суыткычта тотарга. Бер айдан соң, сидек анализларын ясарга. Әгәр шикәр концентрациясе нормаль булса, даруны кабул итүне туктатырга. Нормаль булмаса, дәвам итәргә. Мускуллар, буыннар һәм умыртка баганасы авырулары (миозит, артрозо-артрит, остеохондроз) Кара тмин маен зәйтүн мае белән катнаштырырга (1:1), бераз җылытып алырга, авырткан җиргә 10-15 минут дәвамында массаж ясарга. 1 чәй кашыгы төелгән тмин орлыгын, 1 стакан суга кушып кайнатырга һәм 1 аш кашыгы бал белән болгатып, йоклар алдыннан эчәргә. Дәвалау курсы әз дигәндә 10-15 көн. Ир-атлар авырулары (Простатит, импотенция) 1 аш кашыгы кара тмин орлыгын 1,5 стакан суга салып, 5-7 минут кайнатырга, 10 минут төнәртергә, сөзәргә. Көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәргә. Хатын-кызлар авырулары Бала тудырганда 1 аш кашыгы кара тмин маен 1 аш кашыгы бал белән бутарга, җылы су белән эчәргә. Кара тмин тулгак вакытында авыртуны җиңеләйтә, бала тудыру процессын стимуллаштыра. Гинекологик авырулар Көненә 2-3 тапкыр 1 чәй кашыгы тмин маен бал белән эчәргә. Колак авырулары Колакка 1 тамчы тмин маен тамызырга. Күз авырулары 1 аш кашыгы кара тмин орлыгын 1 стакан суда кайнатып алырга. Суынгач, иләк аша сөзәргә. мамык тампонын шул суда чылатырга һәм 10 минутка күз кабагы өстенә куярга. йоклар алдыннан чигәләргә тмин мае белән массаж ясарга һәм кишер согы белән 7 тамчы тмин маен эчәргә. Бетчәле битне дәвалау 1 чәй кашыгы тмин маен 2 аш кашыгы балны һәм 50,0 мл җылы ромашка төнәтмәсен (1 аш кашыгы ромашка чәчәге, 1 стакан кайнар су) бергә кушарга. Бу катнашма белән биткә атнага 1 тапкыр маска ясарга. Масканы 15 минут тотарга. 1 стакан кара тмин орлыгын, ярты стакан гранат кабыгын бик вак итеп төяргә яисә кофемолкада тартырга һәм 1 стакан алма уксусы белән катыштырырга, 2 минут салмак кына утта җылытырга. Соңыннан бу катнашмага 2,5 стакан тмин мае өстәргә һәм бетчәләр беткәнчегә кадәр, ятыр алдыннан аны биткә сөртергә. Җәрәхәтләр (раны) Берничә кат марляны тмин мае белән сеңдерергә һәм повязка ясарга. Тиренең ялкынсынуы (экзема, лишай) Авырткан җирне көненә 3 тапкыр тмин мае белән сөртергә. Иртә белән 1 чәй кашыгы тмин маен яисә орлыгын кабул итәргә. Тирене яшәртү, җыерчыкларны киметү 1 чәй кашыгы тмин маен, 1 аш кашыгы балны, бер йомырка сарысын бергә кушып, яхшылап бутарга һәм мамык тампон белән биткә һәм муенга сөртергә. Беренче каты кипкәч, икенче һәм өченче кат буярга. 20-25 минут үткәч, маска юеш тампон белән сөртеп алына. Атнага 1-2 тапкыр ясала. Теш һәм уртның авыртуы Алма уксусын тмин мае белән катнаштырып авызны чайкасаң, иншәә’ Аллаһ теш сызлавы басылыр. авырткан тешкә һәм янәшәдәге уртка тмин мае белән массаж ясарга. Кара әнис сәламәтлек саклау һәм сихәтләнү чарасы гына булып тормый, ул Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Сөннәте дә. Кем аны инанып һәм шифасына өметләнеп куллана, иншәә Аллаһ, әҗер вә саваплар кәсеп итә һәм Аллаһының рөхсәте белән Кыямәт көнендә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шәфәгатенә лаек була
    0 комментариев
    3 класса
    Дару үләннәренең татарчадан руссчага тәрҗемәсе. 1. Аир (җир тамыры)- аир 2. Аксыргак- чемерица 3.Ала миләүшә – (анютины глазки) фиалка трехцветная 4.Алма үләне (исле ромашка)- ромашка душистая 5.Алтын тамыр – родиола розовая 6.Андыз – девясил 7.Артыш – можжевельник 8.Арчан – вереск 9.Ата абага – щитовник 10. Аю баланы (карга миләше)- бузина, толокнянка 11. Аю колак – коровяк 12. Бадьян – фенхель, аптечный укроп, бадьян 13. Балтырган – борщевик 14. Бака яфрагы – подорожник 15. Барбарис – барбарис 16. Басу миләүшәсе – фиалка полевая 17. Бөер чәе – почечный чай 18. Бөрлегән (кара) – ежевика 19. Бөрлегән (кызыл) – костяника 20. Бөтнек – мята 21. Бүре аягы – плаун булавовидный 22. Бүре шомырты – жостер слабительный 23. Бүсер үләне – горечь почечуйный 24. Гәзнич (куян тубыгы) – пастернак 25. Гөлбадран – пижма 26. Гөлҗимеш – шиповник 27. Дүләнә (бөгән) – боярышник 28.Дию борчагы – очиток 29. Дәфнә – лавр 30. Елан тамыры – горец змейный 31. Зирек (аксыл) – ольха серая 32. Зирек (җилемле) – ольха черная 33. Зәйтүн – олеандр 34. Зәйтүн мае – оливковое масло 35. Зәһәр казаяк – лютик 36. Йогырт – подмаренник 37. Йонча гөл – синюха голубая 38. Кабак – тыква 39. Казаяк – купальница, лютик, куриная слепота 40. Кандала үләне – донник 41. Канлы үлән – чистотел 42. Кара миләш – арония 43. Кара җиләк – черника 44. Каурыйсыман каланхое – каланхое перистое 45. Керән – хрен 46. Колмак – хмель 47. Кызылбаш – кровохлебка 48. Кызыл чатыр – золототысячник 49. Кориандр (кинза) – кориандр 50. Кузаклы борыч – перец стручковый 51. Курай үләне (шома көпшә) – дягиль 52. Кылган – ковыль 53. Кындырак – костер 54. Кыргый карлыган – лапчатка прямостойчая, Иван- чай 55. Кыр сабыны – мыльнянка 56. Кычыткан – крапива 57. Кыярча – огуречная трава 58. Көтүче сумкасы – пастушья сумка 59. Күкебаш – медуница 60. Күгән куагы – терновник 61. Күке яше – кукушкины слезы 62. Күкчәчәк – василек 63. Күрән – осока 64. Лимон бөтнеге – мелисса 65. Мамыкбаш – пушица 66. Меңъяфрак – тысячелистник 67. Мурт шомырты – крушина ломкая 68. Мүк җиләге – клюква 69. Мәтрүшкә – душица 70. Наратбаш – хвощ полевой 71. Нарат җиләге – брусника 72. Песи үләне – валериана 73. Рәваҗ (тәнгут рәваҗы) – ревень тангутский 74. Рәйхан (затлы рәйхан) – базилик благородный 75. Сазанак (саз чабыр куагы) – багульник 76. Саз киез үләне – сушеница топяная 77. Саз җиләге – морошка 78. Сары мәтрүшкә – зверовой продырявленный 79. Сарымсак – чеснок 80. Сары умырзая (язгы утчәчәк) – горицвет перечный 81. Сукыр кычыткан – пустырник 82. Сырганак – облепиха 83. Сөрәлмә мүк – плаун годичный 84. Тавык үләне – калужница 85. Татлы тамыр – солодка 86. Тигәнәк – репей 87. Тилебәрән – белена 88. Турак уты – укроп пахучий 89. Тузганак – одуванчик 90. Тутык үлән – вейник 91. Тырнак гөл – ноготки лекарственные, календула 92. Төер тамыр – яртышник 93. Төнбоек – кубышка 94. Чабыр үләне – чабрец ползущий, тимьян 95. Чага (агач гөмбәсе) – чага 96. Чагыр – бадан 97. Чирәм – горец птичий, спорыш 98. Чыпчык җилеме – омела 99. Әнеч – тмин 100. Әнис – анис 101. Әрекмән – лопух, репей 102. Әрем – полынь 103. Әспе (давыл үләне) – спаржа 104. Шиңмәс үлән – цмин, бессмертник 105. Үги ана яфрагы – мать –и – мачеха 106. Эт тигәнәге – череда 107. Һиндыба – цикорий
    0 комментариев
    0 классов
    Мунир Гизатуллин - Туганнарсыз яшәп булмый. (Мунир Гизатуллин көе, сүзе)
    0 комментариев
    1 класс
    Борис Ельцин в Башкирии, 1990 год. Репортаж Азамата Саитова.
    0 комментариев
    0 классов
    https://youtube.com/watch?v=F08HCrmAHAs&feature=shared
    0 комментариев
    3 класса
    Күрәчәк булгач Сәлимә бу булып узган хәлләрне күпме эченә бикләп йөртә алыр иде икән. Вазыйхе бакыйлыкка күчкәнгә, өч ел узгач, сөйләсәң кеше ышанмаслык вакыйгалар турында күңелен тынычландырыр өчен бугай, бәлки язарсың да әле, үзем белән тегендә алып китмим инде дип, эчен бушаткан иде. Вакыт җитмәдеме, язарга күңел тартмыйрак, кул бармыйчарак торыдымы... Нигәдер, ишетү белән каләмгә үрелә алмадым. Хәзер исә вакыйгалар күпкә тоныкланып кына күз алдына килә. Шулай да, укучым, алар турында сиңа җиткерәсем килә. Хәҗиевләр үрнәкле матур пар булып, бер-берсен күз карашыннан аңлашып, үзара хөрмәт итешеп, кулга кул тотышып, чит күзләрне кызыштырып, утыз елдан артык бербөтен булып яшәделәр. Үз гомерләрендә бер тапкыр да ачуланышмадылар, бәхәсләшмәделәр, ялгыш кына тавыш күтәргән чакларын хәтерләүче дә юк. Үлгән сыер сөтле , калганы бетле була инде, дип уйлый күрмәгез. Бу парны, күреп белгәннәр һәм аларны таныганнар бар да мине куәтләр. Бигрәк тә йөзендә һәрчак елмаю балкыган көләч Вазыйхенең күңеле гел яшь, төпле акыллы сабыр җанлы иде. Бер-берсенә кеше алдында да, үзләре генә чагында да “бергенәм”дип эндәшештеләр, гомумән йомшак ягымлы телләре матур сүзләрне кызганмады. Гел аралашып яшәгәнгәме, читтән караганда бу бер генә дә төчеләнүгә охшамаган, нәкъ шулай тиеш кебек күренә иде. Алма агачыннан ерак тәгәрәми. Гаиләгә ямь өстәп, үзләре шикелле ныклап уйлап эшли торган уңган ике кыз үсте.Әти-әниләренең сүзеннән чыкмый, мәшәкать тудырмый гына сайлаган һөнәрләре буенча югары уку йортын тәмамлап, эш табып, тиз арада хезмәтләрендә абруй яулап, вакыты җиткәч, бик акыллы, кулларыннан эш килә торган булдыклы егетләргә кияүгә чыктылар. Тормышның усал кануннары бар. Вәзыйх оныкларын күрергә өлгермәде. Тромб. Егет белән кызның танышулары кемнәрдер күрәлмәгән, ә кемнәрдер сагынып туя алмаган узган гасырга туры килде. Сәлимә авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын яңа тәмамлаган, ә Вазыйх комсомол башлыгы һәм яшь укытучы буларак үзенең беренче курс студентлары белән колхозга урып-җыюда булышырга килгән егет. Яшьлек. Җан эчкә сыймый, сикергәләп, биеп торган бар нәрсәгә дә өлгерә һәм җитешә, кайгының ни икәнен белми торган иң рәхәт сөюнең исерткеч җылы дулкынында тибрәлгән, тәү тапкыр гашыйк вакытлар. Клуб, танцалар, кино... Соңнан уку елының башыннан ахырына кадәр хат алыштылар, мәхәббәттә аңлаштылар, аттестат алу белән, Сәлимә ул укыткан университетка укырга керде. Кыз өченче курста укыганда, Вәзыйх тәкъдим ясый, җәй көне өйләнешәләр. Бу бәхет китергән 1987нче ел иде. Юклык еллары булуга карамастан, туксанынчы елларда алар квартир сатып алалар. Мәхәббәткә корылган, юкны бар итә белгән, кешеләр белән дус һәм күңелле яшәгән, бар нәрсә җиңел бирелгән яшь гаилә бик бәхетле һәм рәхәт гомер итә. Кыскасы, әтәчләре дә йомырка сала.Тик күңелнең бер почмагын Аллаһының бала бирмәве бераз китә. Врачлар икесенең дә сау-сәламәт булуын, борчылырга урын юклыгын искәртеп, киләчәктә һичшиксез аларның туачагын әйтеп, ышандырып торалар. 1993нче елны Сәлимә белән Вазыйх университетта эшләүчеләрнең балаларын Кырымга алып баралар. Экскурсияләр, турпоходлар, турслетлар, кайда гына барып, ни кыйратсалар да дәртле йөрәкле Хәҗиевләр гел бергә: җитәкләшүне генә көтеп торган куллар кулда, очкын чәчеп торган күзләр күздә. Әз генә аулак вакыт килеп чыкса ‒ иреннәр иреннәрдә, Сәлимәне ире алдыннан да төшерми, шулай утырган килеш,туңдырманы да бүлеп ашыйлар. Алар Кырым бәбәй бүләк итәчәгенә, тиздән әти-әни булачакларына ихлас ышаналар һәм өметләнеп көтәләр. Ял итүчеләр өчен иң мөһиме – диңгез һавасы белән тәнгә-җанга сихәт өстәү. Буш вакыт табу белән, диңгез яр буена төшәләр. Диңгез якын гына, нибары ун минутлык ара. Поселокта гади авыл йортлары да, күп катлы йортлар да бар. Урамнар чиста, бөтен җирдә диярлек чәчәкләр үсеп утыра. Куаклар матур итеп киселгән. Төрле-төрле чәчәкләр хуш ис бөркеп, тирә-якка ямь өсти. Диңгезнең төпсез күзләре белән очрашкан мизгелләр күңелләренә уела, хыялларга канат куя. Кара диңгез дип аталса да, су кояшта төрле төсләргә кереп ялтырый. Дулкыннар шавы, кабатланмас музыка булып, күңел кылларына килеп кагыла. Яр буенда дулкыннар ярга кагып чыгарган кабырчыклар, төрле төстәге, төрле формадагы шома ташлар, суүсемнәр күренә. Биредә табигать бөтенләй башка төрле. Кояш үзенең җылы нурларын кызганмый. Әйтерсең лә, җәй ял итәргә туктаган да хозурланып диңгез ярында комлыкта кызына. Су өстендә аккошлар йөзеп йөри. Акчарлаклар, яр буендагыларны сәламләп аваз сала-сала, балык тота. Балалар йоклагач, Хәҗиевләр диңгез җырын тыңлап яр буенда йөри. Диңгез дулкыннары йөгереп килә дә, яр буендагы комны ялап, кабат чигенә. Бертуктамый яңгыраган көйне тыңлап туеп булмый. Күңелдәге хисләр белән аваздаш моң йөрәк түреннән урын ала. Һичшиксез аларның теләге тормышка ашарга тиеш. Балалар булган җирдә, нинди заман булуга карамастан, алар нинди дә булса мөгез китереп чыгара. Сәлимә тормышында язмыш коточкыч, кешегә белдермәстәй вакыйга әзерләп куя. Бер көнне кичке дискотека вакытында, күз яздырмый карап торсалар да, кинәт аларның группасындагы кыз каядыр юкка чыга. Җитәкчеләре баланы башта ял итү базасы теритотриясендә, аннан читкә чыгып эзлиләр. Кызны берҗирдән таба алмыйлар. Кояшта кызыну киеме кигән Сәлимә якынга урнашкан поселокка йөгерә, аннан кайтканда, төнлә ярым шәрә күренгән, ялгыз йөргән, чәчләре акка мандырылган гүзәл хатынны өч бәндә бер-бер артлы мәсхәрәлиләр. Бу хакта ул кешегә әйтергә курка, чөнки законга салсалар, биредәге халыкның үзенең язылмаган законы. Мәңге онына чыгам димә.Югалып калган Сәлимә теләмәсә дә телен тешләргә туры килә. Башкалар, бигрәк тә балалар белсә ‒ кеше күзенә ничек күренмәк кирәк. Бәхеткә каршы, югалган кыз белән берни булмаган. Аның эче авырткан да, күрше отрядтагы дус кызы белән корпуска китеп, аның бүлмәсендә йоклаган. Ул заманда кәрәзле телефоннар юк, шуңа таң атканчы, кыз уянып чыкканчы, эзләгәннәр дә эзләгәннәр. Кырымның һавасы килештеме, бар мәшәкатьләрне бер читкә куеп, бер-берсенә тартылулары ярдәм иттеме, белмәссең, кайтып тугыз ай узуга, тату гаиләне яңа туган нәни кыз тагы да бизәп җибәрә. Кыскасы, сәяхәткә барып климат үзгәртүнең нәтиҗсе күз алдында. Өч елдан соң Сәлимә тагы бала таба, монысы да кыз. Тик монысы да иренеке түгел. Ул, бу адымны белә торып эшли. Зур кызын ялгыз калдырасы килми, бала табар яше узып бара. Җәйнең ымсындыргыч ямьле мәлендә мәктәпне тәмамлауны сылтау итеп, классташлар очрашып күрешәләр. Сәлимәнең урыны, укыган чорда үзен ошатып йөргән Фәрит белән очраклы гына бергә туры килә. Ул чакта, фәрештәгә тиңләп, Вазыйхына гашыйк , күзенә аңардан башка берәү дә күренмәгәндә, артыннан яратып йөрүче Фәритне кешегә санап торырга, аның башына тай типмәгән. Вазыйх кебекләр бар чагында, Фәрит ишеләр ‒ борын асты кипмәгән бала-чага. Бу юлы ялындырып тормады. Фәрит яхшы кеше, чибәр, сау-сәламәт. Уйлап торасы юк, башкача мондый мәмкинлек кабатланмаячак. Бер тапкыр очраштылар. Мизгел берәгәйле үтте. Шул көнне үк юллар аерылды, башкача күрешмәделәр. Вазыйх кызларын бик яратты: кулыннан төшермәде, балалары мәктәпкә укырга кергәнче, ул аларны җилкәсенә атландырып иркәләп, җил-яңгыр тидерми үстерде. Могаен кызларның әтисе чит кешедер дигән уйны ялгыш кына дабашына кертеп чыгармагандыр. Кызлары әтиләрен бик якын күреп, яхшы укулары, башкарган эшләре белән сөендереп тордылар; серләрен бүлештеләр; икесе берүк елны кияүгә чыктылар. Күңеле сизенгәндәй, вафатына санаулы минутлар калгач, хатынына матур сүзләр әйтеп калыйм дигәндәй , Вазыйх Сәлимәсенә чиксез бәхет, уңган кызлар бүләк иткәне өчен, чәчләреннән сыйпап, кат-кат рәхмәтләр укыды. Үсмер чагында бик авыр итеп, свинка авыру кичергәнлектән, врачлар аның әнисен чынлыкта Вазыйхның баласы бөтенләй булмау куркынычы зурлыгын әйтеп кисәткәннәрен ул белә иде. Сәлимәсе чәчен сыйпаган куллардан, үзен кочаклатып, иренең нуры сүнеп барган соргылт күзләренә туры карап: ‒ Нәрсә уйласаң да уйла, медицина еш ялгыша, ул заманда бик көчле дә булмагандыр. Кызлар синеке, ‒ дип өздереп әйтте. Вазыйх рәхәтләнеп башын артка ташлап тыйнак кына көлеп, берни дә уйларга җыенмавын әйтеп бетерүгә, гырлый башлады. Үлемне күз белән каш арасында диләр. Тромбасы шартлады. Ул күз ачып йомганчы, бу дөньядан китеп тә барды. Беркадәр вакыттан соң, Сәлимәгә квартираны үз исеменә күчерегә кирәккәнлектән, Вазыйхының документларында казынып утырганда, утыз ел буе ачып каралмаган никахлашу танытмасыннан пар аккошлар, йөрәк төшкән открытка килеп чыкты. Аның артына калын кызыл маркер белән хәрефләрне бизәп, “ Бергенәм минем, кадерлем, кызлар өчен, мәхәббәтең өчен, бәхетем өчен мең-мең рәхмәт! Мин сезне яратам” дип язылган иде. Сәлимә хыянәте өчен уңайсызлык кичерде. Алар бик бәхетле яшәде. Хәер, хыянәт идеме соң бу. Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк май, 2024
    0 комментариев
    0 классов
    Яҡшы күңел, яҡты күңел Нажиәгә Ярты быуат күрештерһә, Быуат йәшәргә була. Шеш. Әҙәм балаһына хастыр Вайымһыҙлыҡ, аҡыл да. Йәш саҡтарҙа алдағыһы Һоҡланғыс тормош ҡына. Бергә уҙған йылдарыбыҙ Хәтер ҡылын тарталар. Урынһыҙҙыр уфтаныуҙар, Яһалған, тип, хаталар. Алдан күҙаллауға килмәй Кешенең ғүмер юлы. Һинең тормош, күгәрсенкәй, Яҡты нурҙарға тулы. Хәтирәләрҙең яҡтыһын Иҫләүе ифрат еңел. Яуһын һиңә рәхмәттәрем, Әй, матур, яҡты күңел! Яҙмыш һынай кешеләрҙе Үҙ ҡул аҫтына ҡуйып. Йыраҡ ара, йылдар аша, Ҡамау сылбыры уйып. ...Беҙ ҡалғанбыҙ йәшлектәге Айырылмаҫ дуҫтар булып!
    0 комментариев
    3 класса
Беҙ (Миләүшә Ҡыҙрасованың сәхифәһенә "ҡунаҡ"ҡа кереп сыҡҡандан һуң) Ҡатын-ҡыҙға, беҙгә, нимә етмәй... Барыһы бар - шөкөр ит кенә! Бар донъяны яулар көслө заттар - Хыялдарҙа ос та кит кенә! Йырсы ҡоштар ҡунған күңелдәргә, Бар йыһанды моңға күм генә! Донъя биҙәр алтын ҡулдар беҙҙә, Теләктәргә һүҙһеҙ күн генә! Сәсән телле тиһең? Эйе, был - беҙ! Һәр һүҙебеҙ башҡорттоң ҡото! Бәлә килһә - "ир-ҡыҙ"! Алғы сафта! Сая ҡыйғыр! Урал бөркөтө! Беҙ - сибәрбеҙ, беҙ - тоғробоҙ, эйе, Беҙ ғорурбыҙ башҡорт булыуҙан. Саҡматаштай осҡон сәсәбеҙ ҙә, Тиҙ ебейбеҙ күңел тулыуҙан. Беҙҙең байраҡ - ата-баба рухы, Ал маяҡтай үргә ул әйҙәй. Еребеҙҙең алтын ҡаҙығы беҙ, Уға һөйөү ныҡтан ныҡ бәйҙәй. Нимә етмәй беҙгә? Б
Яҡшы күңел, яҡты күңел
Нажиәгә
Ярты быуат күрештерһә,
Быуат йәшәргә була. Шеш.
Әҙәм балаһына хастыр
Вайымһыҙлыҡ, аҡыл да.
Йәш саҡтарҙа алдағыһы
Һоҡланғыс тормош ҡына.
Бергә уҙған йылдарыбыҙ
Хәтер ҡылын тарталар.
Урынһыҙҙыр уфтаныуҙар,
Яһалған, тип, хаталар.
Алдан күҙаллауға килмәй
Кешенең ғүмер юлы.
Һинең тормош, күгәрсенкәй,
Яҡты нурҙарға тулы.
Хәтирәләрҙең яҡтыһын
Иҫләүе ифрат еңел.
Яуһын һиңә рәхмәттәрем,
Әй, матур, яҡты күңел!
Яҙмыш һынай кешеләрҙе
Үҙ ҡул аҫтына ҡуйып.
Йыраҡ ара, йылдар аша,
Ҡамау сылбыры уйып.
...Беҙ ҡалғанбыҙ йәшлектәге
Айыр
Показать ещё