әдипнең үз сүзләре белән әйткәндә, «Әй дәрьясы илән Арша
дәрьясы арасында Курмаш-елга авылында» туа. Мәгълүм
булганча, Әй — Көньяк Уралдан башланып, хәзерге Чиләбе
өлкәсе (Златоуст) һәм Башкортостан җирләре (Кыйгы,
Мәләвез... районнары) аша Караиделгә коючы елга. Арша
— аның бер кушылдыгы. Таҗеддинның әтисе Мәмәткол
углы Ялчыгол (Ялчыкол) — күп мәртәбәләр хаҗда булган
рухани, мулла. Әнисе, туганнары хакында мәгълүмат юк.
Таҗеддинга 8 яшьләр чагында, ягъни 1776 елда
Ялчыгол мулла, улы белән бергә, Сәгыйд бистәсе,
ягъни Оренбург Каргалысы аркылы Әстерхан төбәгенә
юнәлә. Максаты — хаҗга бару. Фәндә аның күчеп
китү сәбәбен Пугачев хәрәкәте белән бәйләп карау да
бар. Мондый ихтималлыкның булуы бик мөмкин. Ни
өчен? Чөнки крестьян хәрәкәтендә бик күп мөселман
зыялылары да катнаша. Пугач хәрәкәте бастырылгач,
анда катнашучыларны кулга алу, төрлечә эзәрлекләүләр
башлана. Мондый шартларда күп кенә кешеләр качып,
күчеп китәргә, эзләрен яшерергә мәҗбүр булалар.
Ялчыгол мулланың да андыйлар арасына эләгүе гайре
табигый түгел. Әдипнең үзе теркәгән биографик мәгълү-
матларындагы каршылыклы, томанлы яклар да, бәлкем,
билгеле бер дәрәҗәдә шушы тарихи сәбәпләр белән
аңлатыладыр!?
Мөһаҗир Таҗеддин һәм аның әтисе. Әстерхан
төбәгендә бер еллап булгач, Дагстанга киләләр. Биредә
алар Җаксай (Яксай) шәһәрендә яшәгәннәр булса кирәк.
Чөнки биредә элек-электән нугай, комык, татар аралашып
яши. Бу шәһәргә Таҗеддин Ялчыголның соңрак, 1827-
1828 еллар аралыгында да килүе мәгълүм. Р. Фәхреддин
искәртүенчә, әдип 1234/1819 елда да Җаксайда булган.
Бу хакта Таҗеддин Ялчыголның «Һидаятел-хикмәт»
ахырында мәгълүматлар бар (Асарь, У1 җөзэ, 1904.-336б.).
Әстерхан, Дагстан якларыңда Ялчыгол мулла балалар
укыта, руханилык кыла, хаҗ сәфәренә мая туплый.
Таҗеддин әүвәл әтисендә белем ала, аннан Кавказ
якларындагы мәдрәсәдә укый. Дагстанда дүрт еллап
яшәгәч, Ялчыгол мулла 13 яшьлек улы белән Төркиягә юнәлә.
Биредә алар Кече Азиядәге мөһим сәүдә һәм мәгърифәт
үзәкләренең берсе булган Диарбәкер шәһәрендә (ул —
хәзерге Төркиянең Сүрия, Гыйрак, Иран чикләренә якын
бер җирендә) туктыйлар. Ялчыгол мулла, улын бер
танышында калдырып, үзе Гарәбстанга хаҗга китә.
Таҗеддин бер мәдрәсәдә төрле фәннәрдән белем ала,
мөстәкыйль яшәү күнекмәләрен үзләштерә
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев