Предыдущая публикация
Туган нигез... гади генә бер өй.
Бар да гади :өстәл, урындык...
Җылы өргән гаилә учагы...
Шуннан да кадерле урын юк.
Әткәм- әнкәмнең канат астында
Бердәм булып үстек биш туган.
Киләчәккә өмет, серләребез
Туган йорт хәтеренә тулган.
Туган йортның исен сулау бәхет.
Туган нигез- безнең тарих ул.
Әткәй- әнкәй тәрбиясе аша
Тормыш юлына салынган юл.
Әткәм кул җылысы, әңкәм моңы
Белән сугарылган һәр дивар .
Арган йөрәкләргә хәл алырга,
Әткәм- әңкәмнең нигезе бар.
Фларида Мәхмүтова
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев