КҮРКӘМ ГОРЕФ - ГАДӘТ ВӘ ОЛЫ ГЫЙБАДӘТ
70 МЕҢ ТӘҺЛИЛ ӘЙТҮ ТУРЫНДА ГОМУМИ МӘГЪЛҮМАТ
“Тәһлил” сүзе “Ләә иләәһә иллә Аллаһ”, ягъни “Аллаһтан башка гыйбадәт кылырлык бернинди дә иләһ юк” дигәнне аңлата. Бу сүзләр белән кеше үзенең мөселманлыгын белдерә, һәм ислам галимнәре аңлатканча, шушы кәлимәдән дә олырак булган зикер юктыр. Гомумән, тәһлил әйтү зур гыйбадәтләрдән санала. Җәннәт ачкычы булып саналган әлеге олуг кәлимәне мөселманнарга мөмкин кадәр ешрак әйтергә киңәш ителә.
Безнең халыкта элек-электән 70 мең (кайбер җирлекләрдә 71 мең) тәһлил әйтү күркәм гореф-гадәт булып саналган. Коръән һәм сөннәттә шушы гыйбадәтне, ягъни нәкъ менә шушы сандагы тәһлил әйтүне раслаучы күрсәтмәләр булмаса да, инде билгеләп үтелгәнчә, әлеге гамәл аерым төбәкләргә хас гореф-гадәт булып санала. Ә мәгълүм булганча, шәригатьтә асылы булган нәрсәне гыйбадәттә куллану тыелмый: әгәр кемдер Аллаһны искә алып, Аның барлыгы-берлегенә шаһитлык кылып зикер кыласы килә икән – бу аның шәхси эше, аның шәхси гыйбадәте. Бохари һәм Мөслимнең хәдисләр җыентыгында шундый хәдис китерелә: “Кем ихлас күңелдән Аллаһтан башка иләһ юклыгына һәм Мөхәммәд Аллаһның илчесе булуына шаһитлык китерсә, Аллаһы Тәгалә бу кешенең тәнен Җәһәннәм уты өчен хәрам кылыр”. Тәһлилне 70 мең әйтүнең фазыйләте турында шактый күп ислам галимнәре китапларында мәгълүмат китерелә, мәсәлән, Мөхеддин ибне Гарабинең “Фүтүхәт Мәккия” дигән китабында болай диелә: “Кәлимәне 70 мең тапкыр әйткән кеше үз җанын Җәһәннәмнән имин кылыр”. Шундый ук мәгълүмат имам Әл-Йәфигыйның “Әл-Иршад вәт-Татриз”, шәех ибне Хаҗның “Мәдхәл”, шулай ук Әл-Габдәри әш-Шәйби хезмәтләрендә дә бар.
Шулай да, ни өчен нәкъ менә 70 мең тәһлил? Бу сан ике гает арасындагы көннәр саны белән бәйле. Билгеле булганча, Ураза гаете белән Корбан бәйрәме арасында – 70 көн. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән Ураза гаетеннән соң көн саен берәр мең тәһлил әйткәннәр һәм шуны 70 көн дәвам итеп, савап өстенә савап, нур өстенә нур булсын дип Корбан гаете көнне дә тагын бер мең тәһлил әйтеп, гомум санны 71 меңгә тутырганнар. Әлбәттә, тәһлилне башка вакытта да әйтергә мөмкин, әмма безнең якларда аны менә шулай – ике гает арасында әйтү күркәм гадәт булып санала.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: татар халкында үзең өчен генә түгел, әҗер-савапны мәет рухына ирештерү теләк-нияте белән дә 70 мең тәһлил әйтү гадәте бар. Мәсәлән, динебездә Коръән укып яки Хаҗ кылып, савабын вафат булган кешенең рухына ирештерү мөмкинлеге турында беләбез. Тәһлил әйтү белән дә бәйле булган шундый мәгълүмат бар, әйтик, шәех ибне Хаҗ үзенең “Мәдхәл” исемле китабында (3/379) болай дигән: “Әгәр кемдер 70 мең тәһлил әйтеп, шуның савабын башка кешегә бүләк итәргә теләсә, моңа каршы килмәгез”. Шәех Мүхәддис Абдари Шәйби сүзләренә караганда, 70 мең тәһлилдән торган зикер ярдәмендә Аллаһы Тәгалә үлгән кешенең кабердәге хәлен җиңеләйтә. Әгәр, мәсәлән, кеше бакыйлыкка күчкән ата-анасының гөнаһларына кәффәрәт булсын, алар кабер газапларыннан котылсын, изгелекләре артсын дигән ният белән 70 мең тәһлил әйтсә, моның савабы әти-әнисенең рухларына шәт ин шәә Аллаһ ирешер.
70 МЕҢ ТӘҺЛИЛ ӘЙТҮ ТӘРТИБЕ
* Иң элек ният әйтелә: Әгузү билләһи минәшшәйтанирраҗиим. Бисмилләәһир-ррахмәәнир-рахиим. Әлхәмдү лилләәһи Раббил гәәләмиин, әссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүлинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн. Иләһи, ният кылдым бер Үзеңнең ризалыгың өчен, Кыямәт көнендә пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең шәфәгатенә ирешү өчен, барча пәйгамбәрләрнең, изгеләрнең, әүлияләрнең рухларын шанладырмак өчен, үземә (вафат булган әтием яки әнием, бабам, әбием рухына) әҗер-савап булсын өчен һәм җир йөзендә Синең яраткан колың булып яшәр өчен һәм мине Үзеңне зикер итүчеләрдән кылуыңны өмет итеп 70 мең тәһлил әйтергә ният кылдым. Йә Раббым Аллаһ! Шушы 70 мең тәһлилне Үзең риза булырлык итеп ниятләнгән көннәрнең һәрберсендә дә әйтеп чыгарга насыйп ит... Әәмиин.
* Инде билгеләп үтелгәнчә, 70 мең тәһлил ике гает арасында 70 көн дәвамында һәм ахырда гает көнне 5 намазның һәркайсыннан соң 200-әр итеп әйтергә кирәк, ягъни һәр намазны укып тәсбих тартканнан соң, 99лы дисбене ике тапкыр әйләнеп, башта 100, аннары тагын 100 тапкыр “Ләә иләәһә иллә Аллаһ” дип әйтеп чыгасы. Шулай һәр намаздан соң ике йөз тапкыр әйтелсә, көнгә бер мең тәһлил әйтелгән була.
Һәр намаздан соң әйтелгән 200 ТӘҺЛИЛНЕ кыскача болай БАГЫШЛАУ мөмкин:
- Йә Раббым! Шушы әйтелгән тәһлилләрем Үзеңнең әҗер-савапларыңа ирештерсен, иманып ныгып, Үзеңә якынаюыңа һәм гөнаһларым ярлыкануына сәбәп булсын, шушы дөньядан мәңгелеккә күчкәндә телемдәге соңгы сүзем булсын, ахирәттә каршы алучы нур булсын, сират күперен кичкәндә җитәкче, тәмуг утыннан пәрдә, Җәннәткә керергә бер дәлил булсын, йә Раббым... Раббәнәгфирлии үәли-үәлидәййә үәлмүъминиинә йәүмә йәкүмүл-хисәәб. Бирахмәтикә йә әрхәмәр-раахимиин.
70 МЕҢ ТӘҺЛИЛНЕ ӘЙТЕП БЕТЕРГӘЧ, ДОГА КЫЛУ ҮРНӘГЕ
70 мең тәһлил әйтелеп беткәннән соң, ике рикәгать шөкер намазы уку хәерле. Шөкер намазы укылганнн соң шулай дога кылына:
- Әгузү билләһи минәшшәйтанирраҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдү лилләәһи Раббил гәәләмиин, әссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүлинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн. Йә Раббым! Шушы 70 мең тәһлилне башыннан алып ахырына кадәр әйтеп, 71 меңгә тутырырга насыйп иттең. Шушы олы, кадерле мөмкинлек өчен Сиңа, газиз Раббым, ихластан шөкер кылам. Шушы гыйбадәтемне кабуллардан кылып, әҗер-савапларыңны бирсәң иде, йә Раббым... Әйтүемдә булган гаеп-кимчелекләремне гафу ит... Шушы әйткән тәһлилләрем бәрәкәтендә белеп вә белми кылган гөнаһларымны ярлыка, изге гамәлләремне арттыр! Тәнемә саулык-сәламәтлек, җаныма тынычлык биреп, Сине онытмаучы, Сине олуглап яшәүче тәкъва колларыңнан булырга насыйп ит... Шушы әйткән тәһлилләрем фани дөньядан ахирәткә иман белән үтәргә бер сәбәп кыл... Тәһлилләрем ахирәттә каршы алучы нур булсын, Кыямәт көнендә пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең шәфәгатенә ирешергә ярдәм итсен, сират күперен кичкәндә җитәкче, тәмуг утыннан пәрдә, Җәннәткә керергә бер дәлил булсын, йә Раббым...
Йә Раббым! Алдагы тормышымда да Сине зикер итү мөмкинлегеннән аерма. Син биргән нигъмәтләреңә шөкер итүчеләрдән, Сине зикер итеп, бер Үзеңә генә ихлас гыйбадәт кылучылардан булырга насыйп ит! Сине искә алырга онытучы гафилләрдән кылма, ярдәмеңнән ташлама, Үз рәхмәтеңдә булуымны насыйп әйлә.
Раббәнәә әәтинәә фиддүнья хәсәнәтәү үә фил әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйнәә газәбәннәәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәр-раахимиин...
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 9