Безсез бармаганда гел эшләр,
Вакыт белән комачау ясыйбыз,
Биреп заман узган киңәшләр.
Телибез дә яннан җибәрмәскә,
Күрми алар үсеп җиткәнен.
Ә аларга ирек тансык хәзер,
Хәтерләсәк үзебез үткәнен.
Күп чагында бушка бәйләнәбез,
-Игътибары тансык- диепме,
Сагыш баскан йөрәк түзәлмичә,
Кулдан киткәннәрен күрепме.
Нидер искә төшеп киңәшләшсәң,
Артың уйлап кына сүз башлап,
Алар башка хәзер, үз дөньясы,
Үз дуслары, якын каршлар.
Үз уйлары безгә бәйләнмәгән,
Үз эшләре безгә кагылмый,
Күбесенең индеүзенең гаиләсе,
Алар башка безгә тагылмый.
Шатланабыз оныкларга карап,
Бераз мактанышып алабыз,
Тик үз балаң йөрәк җимешеңне,
Бәләкәчтәй күреп калабыз
Шулай килә кайчак бер сөясең,
Күзең чыллатканда ак томан,
Тик уңайсыз никтер, буй да җитми
Хәзер инде никтер соң сыман.
Рамзис Мишәр.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7