Предыдущая публикация
Тәүге тапкыр күпме гомергә...
Әрнегән җан сине төшкә дәште,
Иза чигеп өндә күрергә!
Бүген сине төнлә төштә күрдем -
Үзгәрмәгән әле берни дә...
Карашларың шундый назлы иде,
Кул җылысын тойдым битемдә...
Бүген сине төнлә төштә күрдем -
Уянсам да, күзем ачмадым.
Онытылмасын диеп, һәр мизгелен
Йөрәк түрләренә барладым!
Бүген сине төнлә төштә күрдем -
Әллә язмыш безгә юл бирә?
Бүген чынлап мин бәхетле идем,
Тәүге тапкыр күпме гомергә...
Ришат Галимов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7