КОРБАН ЧАЛЫРГА ОМТЫЛЫЙК
Динебездәге бәйрәмнәр күңел ачу, шатлану белән беррәттән, бер-береңә мәрхәмәтле булырга һәм мохтаҗ кардәшләребезгә ярдәм кулы сузарга өйрәтә торган бик олуг хикмәт белән билгеләнгән.
Бәйрәм көннәрендә мөселманнар гел изге гамәлләр генә эшләргә омтылалар, якыннарына гына түгел, барлык кешеләргә карата яхшы мөгамәләдә булырга тырышалар. Мисал өчен, Рамазан ае тәмамлангач, Гает алдыннан мохтаҗларга фитыр сәдакасы өләшеп, кардәшләребез канәгатьлек катыш шатлык хисе кичерәләр, үзләрендә юмартлык сыйфаты булдыралар, мохтаҗлар да бу көнне әлеге ризыклардан авыз итеп бәйрәм итәләр. Мондый күркәм гамәл кылып, мөселманнар үзләренең маллары белән бүлешергә өйрәнәләр. Корбан гаетендә дә нәкъ шулай: корбан итеп чалынган малның итен бәйрәм күчтәнәче итеп кешеләргә өләшәләр. Фәкыйрьрәк булган кардәшләребез дә бу көнне иттән төрле тәмле ризык пешереп, бәйрәм хисен татыйлар.
Әйе, Ислам динендәге барлык бәйрәмнәр дә кешеләрне бер-берсен хөрмәт итәргә, үзара ярдәмләшергә, игелекле һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә.
Якынлашып килгән Корбан гаетен генә алсак та, аның хикмәте – янәшәбездә яшәүче, тормыш хәле авыр булып, хәерчелектән интеккән кешеләрнең тамагын туйдыруга һәм, гомумән, җир йөзендәге мохтаҗларның авыр хәлен беразга гына булса да җиңеләйтүгә юнәлтелгән. Шуңа да корбан чалу йоласын үтәргә тырышырга кирәк, чөнки бу гамәл җәмгыятькә бик зур файда китерә.
Әгәр дә кешенең, яшәү минимумыннан тыш (азык-төлек алырга кирәкле сумма, ут-газга түләү һ.б.), әҗәткә кермичә, гаиләсенә финанс авырлыклар китермичә корбан чалырлык акчасы кала икән, ул очракта корбан чалу тиешле, бу гамәл Аллаһы каршында үтәлергә тиешле бурыч булып тора. Җитәрлек байлыгы булган һәм Раббыбызның тагын да күбрәк нигъмәтләренә лаек булырга теләгән мөселманнар корбан чалырга ашкыналар.
Аллаһы Тәгалә «Кәүсәр» сүрәсенең 2нче аятендә болай ди: «Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм (ятимнәрне, фәкыйрьләрне ашатыр өчен) корбан чал». Димәк, корбан бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә чалына. Әгәр дә корбанлык малны Аллаһның әмерен үтәп, Аңа буйсынып, әҗер-савап өмет итеп түгел, ә «барыбер ашарга ит кирәк иде әле» дигән нияттән чыгып чалсак, бу вакытта әлеге гамәлебез корбаннан китми.
Аллаһы Тәгалә «Әнгәм» сүрәсенең 162нче аятендә дә шул хакта әйтә: «Укыган намазларым һәм бугазлаган корбаннарым фәкать, Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләнә»
Һәрбер гыйбадәт – риясыз, дөньяның башка зиннәтләрен өмет итмичә, бары тик Аллаһы ризалыгы өчен генә эшләнергә тиешле. Шул вакытта гына гамәл-гыйбадәтләребез кабул булачак. Шуңа да корбан – Аллаһ ризалыгы өчен чалына һәм Үзе биргән нигъмәтләр өчен шөкер итү билгесе, Аның рәхмәтенә якынайтучы сәбәп булып тора.
Корбанга нинди хайваннар чалынырга рөхсәт ителә соң? Изге Китабыбызда бу сорауга да җавап бар. Аллаһы Тәгалә «Хаҗ» сүрәсенең 34нче аятендә шул хакта әйтә: «Барча мөэмин җәмәгате өчен корбан чалырга урын кылдык (ягъни, хаҗга бармаган мөэминнәр өйдә корбан чалырлар), Без аларга биргән дөя, сыер, куйларны корбан итеп чалганда, Аллаһ исемен зекер итсеннәр; сезнең иләһегез – бары тик бер Аллаһ кына. Үзенә кайтыгыз һәм итагать итегез. Ул ихлас мөэминнәрне Җәннәт белән шатландырыр».
Корбанга яраклы хайваннар хакында әйткәндә, галимнәр шушы аятьне дәлил итеп алалар, димәк, без дөя, сыер яки үгез, сарык яки кәҗәне корбанга чала алабыз, әмма тавык, үрдәк ише кош-корт корбанлык була алмый. Шулай ук, корбанга лаеклы хайваннарның тиешле яше дә тулган булу шарт. Дөя биш яшьтән дә ким булмаска, сыер яки үгез – ике яшьлек, сарык һәм кәҗә бер яшьлек булырга тиеш. Әмма сарык бик таза, гәүдәсе бер яшьлек малныкы шикелле булса, алты айлыгы да рөхсәт ителә. Дөя, сыер, үгез кебек хайваннарны – җиде кеше исеменнән, ягъни, җиде гаиләдән чалырга рөхсәт ителә. Әмма сарык, тәкә, кәҗә бер гаилә исменнән генә чалына. Гаилә башлыгы булган ата кеше чала икән, бар гаилә исеменнән корбан чалынган була, хатынына яки балаларына дип, аерым корбан чалырга кирәк түгел.
Әгәр малның кимчелекләре булса, аны корбанга чалырга ярамый, бу хакта да безгә белергә кирәк. Бер күзле, авыру, аксак, бик ябык хайваннар корбанга яраксыз була.
Раил Фәйзрахманов
Нет комментариев