✅Бүгенге көндә Башкортстанның дүрт миллионнан артык халкыннан ─– 1,2 миллион, ә гаилә әгъзаларын исәпкә алып 1,7 миллион кеше төрле социаль ярдәм чаралары ала.
✅Өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәмнең мөһим чаралары булып айлык акчалата түләүләр, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарына айлык акчалата компенсацияләр һәм пенсияләргә өстәмәләр тора.
✅Узган елда 193,6 мең ветеран һәм аерым категория ветераннарның гаилә әгъзалары федераль һәм республика законнары нигезендә торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чараларыннан файдаланган.
✅70 яшькә җиткән эшләмәүче милекчеләргә күпфатирлы йортта гомум милекне капиталь ремонтлауга кертемнәрне түләү чыгымнарына, шул исәптән торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча социаль ярдәм чаралары алучыларга компенсация бирелә. Узган елда социаль ярдәм 36,3 мең кешегә күрсәтелгән.
✅Өлкән буын үзен җәмгыятьтә чит-ят итеп тоймасын, картлыгын лаеклы шартларда үткәрсен өчен дә республикада бик күп эшләр башкарыла. Мәсәлән, хәзер тәрбиягә алган гаиләдә балалар гына түгел, ә даими рәвештә чит кеше каравына мохтаҗ өлкәннәр һәм инвалидлар да яши ала.
✅Бүген өлкән буын вәкилләре республиканың 98 гаиләсендә хәстәрлек һәм тәрбия ала.
✅Шундыйларның берсе ─– Чишмә районының Бүләкбаш авылында яшәүче Светлана һәм Альфир Әминевлар гаиләсе.
✅Бу игелекле эш белән гаилә ун ел элек шөгыльләнә башлаган. Шушы чорда алар уннан артык кешенең соңгы көннәрен яктырак, нурлырак иткән, барысына да җылылыкны тигез өләшкән.
✅Шулай ук, республикада өлкән буын гражданнарының актив озын гомерен озайту буенча аерым программаларны гамәлгә ашыру дәвам итә.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев