🙏 Әле генә айларның солтаны Рамазан уразасы башланган иде. Сизелми дә үтеп бара, өченче ун көнлеккә дә килеп җиттек. Пәйгамбәребез Мөхәммәд әйтте:
"Кадер кичәсен Рамазанның ахыргы ун көне арасыннан бигрәктә так санлы кичәләреннән эзләгез,"- диде.Ул Рамазан аенда,аның да соңгы ун көнендә гыйбадәт вә догаларын артырган.
Кадер кичәсе ике мөһим вакыйга белән бигрәк тә кадерле.Мөхәммәт галәйһиссәләм пәйгамбәрлек вазыйфасына керешкән һәм Аңа корьән иңә башлаган. Аллаһы Тәгалә әйтә:"Без корьәнне Кадер кичендә иңдердек.Кадер киче мең айдан да кадерлерәк. Бу кичә дә Аллаһы Тәгалә бик күп фәрештәләрне һәм Җәбраилне ураза тотучылар,күпләп гыйбадәт кылучылар, намазда,
зикердә, догада булучылар янына җибәрә.Аллаһы Тәгалә бу мөселманнарның үтенеч-
теләкләрен искә алып, аларның бу елда булачак язмышлары турында хөкем чыгара.Алдагы бер елдагы күрәчәкләре тәгаенләнә.
Гайшә анабыз: Расүлуллаһ(с.г.в.)
тан: "Әгәр Кадер киченә ирешсәм, нәрсә дип әйтим, - дип сорады.Пәйгамбәребез әйтте: "Кадер кичәсендә дога кыл:
" Аллаһүммә иннәкә гәфувун тухиббул гәфвә фәгфә ганнә"
Йә Аллаһ!Дөрестән дә, яСин бәдәләрнең гөнаһысын ярлыкаучысың, гафу итүне дус тотасың, безнең гөнаһыбызны ярлыка.
Мең айдан да хәерлерәк булган бу кичәне , файдасыз үткәрмик.Пәйгамбәребез бер хәдисендә: "Кем Аллаһыга ышанып һәм аннан савап көтеп, Кадер кичен гыйбадәт белән уздырса,шул кешенең эшләгән гөнаһлары гафу ителер".
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев