Предыдущая публикация
Россиядә йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 2026 елда 955 мең сум тәшкил итәчәк.
Бу хакта Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата-ана һәм бала мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая хәбәр итте.
Бу нигезләмәләр 2026 елга федераль бюджет проектында беркетелгән. Хәзер йөклелек һәм бала табу буенча максималь пособие 794 мең сум тәшкил итә.
Бюджет турындагы закон проекты, шулай ук 2026-2028 елларга РФ Социаль фонды бюджеты проекты Дәүләт Думасы тарафыннан 22 октябрьдә беренче укылышта кабул ителде. Документларның икенче укылышы 18 ноябрьгә планлаштырылган.
Татар-информ


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев