Зәй районының Түбән Биш авылыннан Лариса белән Николай Кузнецовлар үрнәк, тырыш гаиләләрнең берсе. Аларның танышулары да матур булыган. Әлеге гаилә турында Кабан Бастырыктан Анасатсия Шәймәрданова язды.
Лариса – Кабан Бастырык авылыннан, ә Николай күрше Түбән Биш авылы егете. Николай Ларисаны бер күрә һәм шунда ук гашыйк та була. «Бу кыз минеке булырга тиеш!» — ди. Бу сүзләр фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килә һәм нәкъ шулай була да!
Лариса урта белемне Кабан Бастырык мәктәбендә ала. Кечкенәдән китап, газета, журналлар укырга, яттан шигырьләр сөйләргә ярата ул. Өйләрендә һәрвакыт бик күп газета, журналлар алалар. Татар теле һәм әдәбиятыннан укыткан укытучысын яратып, хөрмәт белән искә ала ул.
«Минем китаплар яратуыма, китапханәче һөнәрен сайлавыма Фирдәүс апаның, рус теле һәм әдәбиятынан укыткан Людмила Абрамованың, үземнең әнием Галина Ивановнаның йогынтысы зур булгандыр», — дип искә ала ул. – Китапларны сөю мине Алабуга культура-агарту училищесына алып килде. Анда яхшы гына укып мине Зәй шәһәре һәм районының үзәк китапханәсенә эшкә билгеләделәр. Аннан соң Үзәк китапханәнең филиалы булган Иске Зәйдәге 1нче номерлы китапханә».
Түбән Биш авылы егете Николай Кузнецов 1991 елны Совет Армиясе сафларында булып кайта. Яңа ел алдыннан Ява мотоциклы белән шушы авыл егетләре күрше Дүрт Мунча авылына спектакль карарга киләләр. Ә Кабан Бастырыктан Михаил Жандаров ат җигеп бер төркем егет-кызларны ат чанасына утыртып шулай ук Дүрт Мунчага алып төшә. Алабугада укучы, Яңа елга авылга әти-әниләре янына кайткан Лариса да яшьләр белән бергә Дүрт Мунчага спектакль карарга төшә. Ларисаны күреп, Николай таң кала, «Бу кыз минеке булырга тиеш!» — ди.
Спектакль тәмамлангач авыл яшьләре ат чанасына утырып көлешә-көлешә кайтырга чыгалар. Дүрт Мунчаны чыгуга атның тәртәсе сына. «Хәзер нишләргә?» — дип уйлап торганда Ява мотоциклы да ат янына килеп җитә. Һәм Николай шундагы егетләргә «Бу кызны үзем белән алып озатып куйсам рөхсәт итәрсезме?» дип рөхсәт сорый.
«Аръяк урамында, мотоцикл белән үтә торган түгел, кар, көрт, юл яхшылап чистартылмаган, мотоциклны клуб янында калдырып, җәяү өйгә таба киттек. Ул чакта без әби янында, иске өйдә яши идек. Мин кисәк кенә Михаил дәдәй Долговлар өенә кереп киттем. Кайда торганыбызны күрсәтәсем килмәде. Иң кызыгы шул, икенче көнне Николай Михаил дәдәйләр өе каршына килгән дә бик озак сызгырып мине чыгар дип көтеп торган. Тамара түти килеп чыккан, безнең кайда яшәвебезне әйткән. Шуннан соң ике ел очрашып йөрдек. 1993 елның 9 январендә кыз сорарга килделәр, 30 январь көнне үзебезнең авылда барлык туган-тумачаларны чакырып, йоласына туры китереп, зурлап керәшенчә туй үткәрдек», – дип сөйли Лариса Кузнецова.
Татьяна түти һәм Никанор дәдәй уллары Николайны бәләкәйдән үк «Олыгайнан көнебездә безне караучы, безнең эшебезне дәвам итүче, безгә ныклы терәк булыр», — дип үстергәннәр. Николай да әтисе кебек техниканы, җирне ярата. Башта колхозда комбайнчы, аннан соң КамАЗ машинасында шофер, Түбән Кама электросетенда электрик, Агросилада КамАЗ машинасында шофер, хәзер Түбән Кама урман хуҗалыгында утын төи торган машинада эшли. Туган авылыннан беркая да китмичә туган йортында әти-әниләре белән бергәләп тату гаилә булып яшиләр алар. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Барысы да укып, гаилә корып, тормышта үз урыннарын табып яшиләр. Дүрт оныклары үсә.
12 ел әти-әниләре белән тату гына бер йортта яшәгәннән соң, әти-әниләре каршына ук үзләре яңа матур өй салып башка чыгалар. Күп итеп терлек асрап, җиләк-җимеш, яшелчә утырталар, өй турында, бакчаларында бик күп төрле чәчәкләр үстерәләр. Авыл кешеләре, туган-тумача, дус-ишләр Ларисадан сорап күп һөнәрләргә өйрәнәләр. Сайлаган һөнәренә дә гомер буе тугрылыклы булды ул. Зәй үзәк китапханәсендә ике ел эшләгәннән соң, Түбән Биш мәктәбе китапханәсендә 17 ел, хәзергесе вакытта авыл китапханәсендә эшләвен дәвам итә. Лариса да төрле күргәзмәләрдә, фестивальләрдә, конкурсларда катнаша.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев