1945 елның 18 февралендә фашистлар тоткынлыгында бозга катырып үтерелгән генерал-лейтенант Дмитрий Карбышевка Россиянең 16 шәһәрендә һәйкәл куелган. Казан шәһәренең Совет һәм Идел буе районындагы бер урам батыр карендәшебез исемен йөртә. Карбышев урамындагы Карбышев скверында Карбышевның бюст-һәйкәле тора.
Дмитрий Карбышев — Бөек Ватан сугышы вакытында фашист тоткынлыгына эләгеп, рейхка хезмәт итәргә теләмәгәнлектән язмышлары аянычлы тәмамланган 83 совет генералының берсе.
Дмитрий Михайлович 1880 елның 26 октябрендә Омск шәһәрендә туа. Унике яшеннән әтисез кала. Аның әтисе Кырым сугышы ветераны булган.
Белемле, зыялы әнисе ярдәмендә Дмитрий кечкенәдән үк чиркәү-керәшен, татар, француз һәм немец телләрен үзләштереп, аларның һәркайсында җиңел аралашкан. 1898 елны — Омск шәһәрендәге Себер кадетлар корпусын тәмамлый. Санкт-Петербургтагы хәрби инженерлык академиясендә белем ала. 1904–1905 елларда рус-япон сугышында катнаша.
1908 елны в Санкт-Петербург инженерлык академиясенә керә, аны тәмамлагач, капитан чинында хәрби инженерлар корпусына җибәрелә. Беренче Бөтендөнья сугышы алдыннан Бресть крепосте фортлары төзелешендә катнаша.
Беренче Бөтендөнья сугышы барышында, 1916 елның җәендәге «Брусилский прорыв»нда аерылып торган Карбышевка подполковник чины бирелә, изге Анна ордены белән бүләкләнә.
Революция чорында Карбышев Эшче-крестьян армиясе сафына кушыла. Гражданнар сугышында да катнаша. 1926 елдан Мәскәүдәге Хәрби академия кафедрасын җитәкли. Фортификация өлкәсе галиме, профессор Карбышевка 1940 елны инженерлык гаскәрләре генерал-лейтенанты званиесе бирелә. 1941 елда хәрби фәннәр докторы була.
Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан Советлар Союзының көнбатышында оборона корылмалары төзелешенә җитәкчелек итә. Дмитрий Михайлович бу вакытта инде СССР даагына түгел, бар дөньяда хәрби-инженерлык эшенең иң яхшы белгечләреннән берсе булып таныла. Сугыш башланганда Гроднода була. 1941 елның 8 августында Могилёв янында дошман чолганышыннан чыккан чакта Дмитрий Карбышев авыр контузия алып, нацистлар кулына төшә. 1945 елга кадәр ул хәбәрсез югалган булып исәпләнә…
1946 елның февралендә СССРның Лондондагы вәкиленә госпитальдә ятучы яралы офицер үтенечен тапшыралар. Безнең ил вәкиле булган майорны күрергә теләгән ул офицер Маутхаузен концлагерының элекке тоткыны булып чыга. Канада хәрбие Седдон Де-Сент-Клер үзенең совет вәкиленә җиткерергә теләгән «бик мөһим мәгълүматы» барлыгын әйтә.
«Мин сезгә генерал-лейтенант Дмитрий Карбышевның ничек үлгәнен сөйләргә телим, — дип башлый ул сүзен совет вәкиле үзе янына килгәч. — 1945 елның кышында мин, «Хейнкель» заводындагы әсирләр белән бергә, үлем лагеры булган Маутхаузенга китерелдем. Лагерьга килеп җитүгә, фашистлар безне душка куып керттеләр һәм киемнәрне салырга боердылар. Шунда ук өстән безгә бозлы су коя башладылар. Бу шактый озак дәвам итте. Барыбыз да күгәреп, зәңгәрләнеп чыктык. Күпләрнең йөрәге чыдый алмыйча, егылып үлде. Аннан соң, бары тик эчке киемнәрне һәм аягыбызга агач колодкалар гына кияргә рөхсәт иттеләр. Генерал Карбышев, үзенең рус иптәшләре белән миннән ерак басып тормый иде. Барыбыз да гомеребезнең инде соңгы минутлары якынлашканын аңлый идек. Шул арада янгын сүндерә торган брандспойтлар тотып безнең артта торучы гестаповчылар тагын шлангтан боздай су белән коендырырга тотындылар. Су агымыннан читкә тайпылган әсирләрне дубинка белән кыйный башладылар. Йөзләрчә кеше туңып, яки башлары ярылып җиргә ауды. Генерал Карбышевның үлгәнен дә күрдем. Бу фаҗигале төндә 70ләп кенә кеше исән калдык. Ни өчен безне дә үтермәделәр, һич тә аңлый алмыйм, бәлки безне җәзалаудан арып, хәлләре беткәндер дә, соңгыларыбызны юк итүне иртәнгә калдырганнардыр. Ә бу вакытта союздаш гаскәрләр лагерьга бик якын килгәннәр. Немецлар, куркуга төшеп, качты... Минем күрсәтмәләрне язып барып, Мәскәүгә җибәрсәгез иде. Генерал Карбышевның үлемен күргәнемне хәбәр итүемне үземнең изге бурычым дип саныйм».
1946 елның 13 февралендә Бөекбританиядә репатриация буенча совет миссиясе вәкиленә әнә шуларны сөйли Лондондагы госпитальдә ятучы офицер.
Канада офицерының күрсәтмәләре Мәскәүгә җибәрелә. Озакламый, башка кешеләрнең дә сөйләгәннәре өстәлә. Аларның берсе — әсирлектә булган подполковник Сорокин. Ул да Дмитрий Карбышевның кышкы суыкта ялангач килеш боздай су астында тотылуын һәм су агымыннан читкә тайпылмакчы булганда, башына дубинка белән сугудан үлгәнен ачыклап әйтә. Карбышевның гәүдәсе лагерьдагы крематорийда яндырыла.
Генерал Карбышевның соңгы сүзләре үз Ватаннарын яклаучы, үз илләрен яратучыларга ныклык биргән: «Бирешмәгез, иптәшләр! Ватна турында уйлагыз, ул сезгә көч бирер».
Генерал-лейтенант Дмитрий Михайлович — фашистлар үзен рәхәт тормыш белән күпме генә кызыктырсалар да, Ватаныбызга һәм хәрби антына соңгы сулышына кадәр тугры калган. Барлыгы 13 концлагерьда әсирлек газапларын кичерсә дә, ихтыяр көчен җуймаган батыр карендәшебез.
1945 елныж 18 февралендә Австриянең Маутхаузен лагерында җәзалап үтерелгән Дмитрий Карбышевка 1946 елның 16 августында Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Батыр карендәшебез Ленин ордены, «Кызыл Байрак», «Кызыл Йолдыз» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Югарыда телгә алынганча, генерал-лейтенант Дмитрий Карбышевка Маутхаузен, Омск, Таллин, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә һәйкәлләр куелган. Мәскәүдә аның исемендәге бульвар бар. Аның исеме планетага, елга һәм диңгез флотына, мәктәпләргә, предприятиеләргә һәм учреждениеләргә бирелгән.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 80 елдан артык вакыт үтсә дә, Геройлар исеме онытылырга тиеш түгел.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев