Зәй районының Сарсаз-Баграж урта мәктәбе укучысы Алексей Красновның «Ыру агачы» республикакүләм фәнни конференциягә әзерләгән эзләнү эше📕
🌾Туган як. Туган җир. Туган авыл. Бу сүзләр һәр кеше өчен дә иң якын, газиз, кадерле, тирән мәгънәле сүзләр. Алар һәркемнең күңеленә уеп язылган. Кеше кая гына бармасын, кайда гына яшәмәсен, аны барыбер газиз туган ягына, туган авылына тарта. Чөнки туган якның бай һәм эчтәлекле мәдәнияты, халкының матур йола – бәйрәмнәре, табигатенең гүзәллеге беркайда да юк. Минем фәнни-эзләнү эшем булып туган авылым тарихы тора. Ул – Сарсаз-Баграж авылы. Шулай ук мин эзләнү эшемдә, авылымның килеп чыгышы, элекке заманнарда халкымның көнкүреше, йола-гадәтләре, шөгыле, мәктәбем тарихы, танылган якташлар турында мәгълүмат тупладым.
Туган авылым Сарсаз – Баграж, табигатьнең иң матур почмагына урнашкан. Авылымның көнчыгышында таулар тезелеп киткән, уртасыннан Сарсаз инеше агып ята, ерак та түгел көньягыннан калын катнаш урман полосасы сызылып киткән. Ә сөрүлек җирләре – уңдырышлы кара туфрактан тора.
Безнең авылны иң беренче Кашка тау итәгенә, Сарсаз инеше белән Баграж инеше тоташкан урынга салганнар. Бу урыннан, Зәйдән Сарманга таба олы юл үткән. Шунадыр, еш кына олы юлдан узучылар безнең авылны талаганнар, мал туарларын, кош-кортларын сарайдан урлап чыкканнар. Авылым кешеләре моңа түзә алмыйча, Сарсаз инешенең өске ягына, ике километр көньяккарак күченеп утырганнар. Бу чорларда авылым Сарсаз Тамак, Яңа Сарсаз дигән исемнәр йөрткән. Халык телендә ул - Яңа авыл, дип аталган. Ни өчен Сарсаз дип аталган, каян килеп чыккан бу исем? Чөнки, элек бу урыннарда сазлык булган, һәм анда бихисап сары чәчәк үскән. Шуннан чыгып сары саз, Сарсаз сүзе барлыкка килгән. Икенче өлеше Баграж сүзенә фаразлар төрле булган. Беренчесе, янәсе, авылга нигез салучыларның берсе Гриша исемле кеше булган, өстәвенә ул бик бай булган, ди. Шул сәбәпле, бай Гришадан кыскартылып Байгриш, Баграш, Багражга әйләнгән. Ләкин безнең Татарстаныбызда берничә Баграж исемле авыл бар, һәрберсенә дә бай Гришлар нигез салмагандыр бит?! Бу фараз дөреслеккә туры килеп бетми. Икенчеләре, Баграж исеме, чишмә – инеш башларына куелган “Бугр” дип аталган агач бураларга бәйле диләр. Имеш, Бугр сүзенә кушымталар өстәп, Баграж атамасы барлыкка килгән. Бу фараз белән дә килешеп булмый, чөнки авыл булмаган килеш, инеш башына бура җиткезеп йөрүче булдымы икән?! Аннары, һәр төзелүче авылга чишмә башына төзелгән бурадан чыгып кына исем кушсалар, республикада йөзләрчә Баграж авылы булыр иде. Тагын бер фараз, безнең халыкта шифалы, организм өчен дәва булырлык чишмә суларын ”Бәгырь ашы” (“Йөрәк ашы”) дип йөрткәннәр. Бәгырь ашыннан Бәгырашка, Баграшка, Багражга әйләнгән. Менә монысы чынлап та дөреслеккә якын килә.
Элекке заманнарда ук авыл халкының төп шөгыле булып игенчелек һәм терлекчелек булган. Кешеләр сазлык җирләрне киптереп, урманнарны кисеп, чәчүлек мәйданнарын зурайтканнар, бик күпләп мал – туар асраганнар. 1884 елдагы хуҗалык исәбен алу материалларыннан чыгып, авылда 129 хуҗалык исәпләнгән. Шул исәптән, 9 хуҗалык алты һәм аннан да күбрәк ат тоткан, 19 хуҗалык 4-5 ат, 44 хуҗалык 3 әр ат, 49 хуҗалык 1-2 ат тоткан. Бары тик 9 хуҗалыкта гына ат булмаган. Моннан тыш авылда 339 баш мөгезле эре терлек саналган. Авыл халкы умартачылык белән шөгыльләнгән, итек басучылар бик күп булган. Кустарда ат чаналары, арба тәгәрмәчләре һәм башка хуҗалыкка кирәкле әйберләр ясаганнар. Юкә агачыннан мунчала алып, чабата үргәннәр. Авылымның халкы элек-электән бик тырыш, эшчән, тынгысыз булган.
Язманың дәвамы: https://tuganaylar.ru/news/etnografichsekaya-mozaika/sarsaz-bagrazda-tarixi-ahamiiatka-iia-bulgan-izge-uryn-tas-pic-bar-1761211931


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев