🌪
Элек керәшеннәрдә ырымнарга, сынамышларга ышану зур булган. Безнең тормышта да бар андыйлар. Шуларның кайберләренә күз салыйк.
– Утын яисә башка йөк төялгән арба очрау тазалык, уңыш китерә.
– Юл аркылы узучы елан – тазалыкка, уңышка; каршыга килүчесе – авыруга, уңышсыз нәтиҗәләргә.
– Кыр эшләре башкарганда буразнага ятып йокларга, ял итәргә ярамый – чирлисең.
– Кичке якта егылсаң, аның өстенә явыз көч утыра, ул авырый башлый, авыруны кисәтү өчен, рәттән өч мәртәбә төкерергә кирәк.
– Төнлә көзгегә карарга ярамый, сукыр калуың бар.
– Җирдәге чит кеше кисеп ташлаган тырнакларга бассаң, авырып китүең мөмкин, чөнки башкаларга яхшылык теләүче тырнак кисәкләрен идән астына җыярга тиеш.
Ә сез ышанасызмы ырым-шырымнарга?😉


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев