Аның белән әңгәмәдән өзек.
— Альбина Ивановна, сезнең күрмәвегез тумыштанмы?
— Күзләремнең күрмәве — табиблар хатасыдыр. Алты айлык, тик сау-сәламәт бала булып дөньяга килгәнмен. Авырлыгым гына нормадан күпкә түбән булганга, колпак астында ятканмын. Кирәгеннән артыграк кислород җибәрү нәтиҗәсендә күзләремә зыян килгән. Әти-әнигә җиңел булмагандыр, әлбәттә. Аллага шөкер, авырлыкларга, сынауларга бирешмәгәннәр, әйбәт тәрбия биргәннәр.
— Кайчан да булса күрә башлавыгызга өмет бармы?
— Күп операцияләр кичерергә туры килде. Одессада, Уфада, Санкт-Петербургта танылган табиб Олег Дисколенкога да бардык. Ә соңгы, унынчы операция Казанда ясалды. Яктылыкны күрәм, күзнең нервлары исән. Шулай да, операцияләрнең нәтиҗәсе уңай булмады.
— Белгәнебезчә, күрмәсәгез дә актив тормыш белән яшисез...
— Бернәрсәдән дә зарланмыйм. Уфтанган кешеләрне дә яратмыйм. Төшенкелеккә бирелмәгән вакытта гына тормыштагы кыенлыкларны җиңеп чыгып була. Мин тормышны яратам, дөньяга гашыйкмын. Дөньяны яратсаң, ул да сиңа елмая. Иң яратып башкара торган «Шөкер итеп яши бел» җыры да нәкъ шушы хакта. Тормышны яратыгыз, шөкер итеп яшәргә өйрәнергә кирәк.
— Институтта Сезнең кебекләр бар идеме? Курсташларыгыз кыерсытмадымы?
— Физик мөмкинлекләре чикле булганнардан үзем генә идем. Миңа курсташларым тарафыннан да, укытучылардан да гел яхшы мөнәсәбәт булды. Алтын киңәшләрен, күңел җылысын биргән остазым Винера Әхәтовнага, башка укытучыларга, дусларыма рәхмәтлемен. Һәрвакыт янәшәмдә булган әтием турында да әйтми булмый. Укыганда алты ел дәвамында, әле хәзерге вакытта да минем кулым — әти кулында.
— Тормышыгызда иң сөенечле мизгелегез?
— Балам дөньяга килгән көн! Тормышыма үзгә бизәлеш кертте, тагын бер ямь өстәлде. Янымда — кадерле әтием-әнием. Туганнарым, дусларым күп. Яраткан сәхнәм, җырларым, күңелемә хуш килгән шөгылем бар. 2020 елны «Күңел күзе» дигән телевизион фильм төшерелде (режиссеры Илфат Камалиев). Әлеге фильмның төп рольләрендә безнең гаиләбез — әти, әни һәм мин булдык. Мин үземне — күрми торган кызны уйнадым.
— Әңгәмә өчен зур рәхмәт!
📸: Видеодан скрин


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев