🌿Зәй районының Сарсаз авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев кебек кешеләре булганда, керәшен ыруының киләчәге ышанычлы. Ул һәр эштә үзе башлап йөри.
🎞Укытучы, милиционер, җитәкче
Сарсаз Баграж егете, 10 класс тәмамлаган Павелны директор мәктәпкә укытырга чакыра. География, биология, музыка укыта ул. Үзләренең класс җитәкчесе Павел Минеевның сроклы хәрби хезмәткә алынганын ишеткәч, 7нче класс балалары аны озатырга хәрби комиссариатка ук бара. Чик буе гаскәрләренә алынып, Кытай чигендә хезмәт итә. 1982 елның ноябрендә, дембельгә әзерләнгәндә, Леонид Брежнев вафат булганын ишетәләр. Шунлыктан аларны тагын берничә айга хезмәттә калдыралар. Яңа ел башында кайткан Павел мәктәпкә укытырга килә. Читтән торып, Казан педагогия институтында белем ала. 1985 елны, 23 яше дә тулмаган егетне «Үрнәк» совхозына партоешма секретаре итеп сайлап куялар. Ул заманда иң яшь җитәкче була. Тормышлар үзгәреп, партия таркалгач, 1993 елда район эчке эшләр идарәсенә участок милиционеры булып урнаша. Бу үзгәреш җилләре илгә зур үзгәрешләр китергән чор була. Терлек урлау, кибет «басу», бүрек салдыру кебек караклык, җинаятьләр арта. Ул елларда хокук сагындагыларга никадәр авыр булганын үзләре һәм якыннары гына белә. Анда 20 ел эшләгәннән соң, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенә җитәкчелек итә.
Зәй районы эчке эшләр идарәсе начальнигы урынбасары булып эшләгәндә отставкага чыгып, үз шәхси эшен башлап җибәргән подполковник Павел Минеевка тыныч кына эшләргә туры килми. Район җитәкчелеге 2018 ел аңа Баграж авыл җирлеге башлыгы вазифасын алып барырга тәкъдим итә.
«Полициядәге шикелле үк, монда да халык белән гел элемтәдә булырга кирәк. Көрәгеңне, сәнәк яки пычкыңны тотып иң беренче килеп бассаң, халык синең арттан бара. Кешеләрнең моң-зарына колак салып, аларны кайгыртсаң, эшләргә була», — дип сөйләде Павел Николаевич.
Халык белән киңәшләшү дигәннән, бер яктан, хәзер анысы җиңелрәк — ватсап ярдәмгә килә: җирлеккә кергән өч авылда да 700дән артык кешене берләштерә торган өч төркем бар. Телефондагы авыл төркеменә язган хәбәр секунды белән бар кешегә дә барып ирешә. Җирлектәге Югары Баграж, Сарсаз Баграж һәм Урта Баграж халкы үзара салым акчасына гына карап ятмый. Өмәләр ясап, авыл урамнарын, юлларны карап, чишмәләрне, зиратларны чистартып торалар.
— Беренче көнне эшкә чыгуга, Югары Баграж зиратына барырга туры килде. Юлы бик начар иде. Тиз генә акча җыештык та, торбалар, вак таш сатып алып, юл ясадык. Беренче елны ук өч авылда да 9 Майда митинглар уздырдык. Кыегаеп торган калай обелискларны күрү бик авыр булды. 30-40 еллык ул обелисклар урынында, икенче елны ук һәйкәлләр ясадык. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның һәм кайткач арадан киткән ветераннарның исем-фамилияләре дә язып куелды. 2020 елны Югары Багражда Акулина әби Чернова истәлегенә мемориал салынды. Ире һәм алтысы да урынлы эштә эшләгән улларының бишесе сугышта һәлак була. Төпчеге кайтса да, сугыш яралары аны мәңгелеккә алып киткән. Акулина әбинең өй каршындагы эскәмиядә бер кулына — өчпомаклы хат тотып, икенчесе белән эскәмиягә таянган кайгылы сыны тетрәндерерлек булды. Янәшәгә, исемнәрен һәм яшәгән елларын язып, 6 баласының да фотосын куйдык, — дип үзенең эшли башлаган елларына да тукталды ул. — Апрель аенда Урта Багражда су юк дип шалтыраттылар. Өч авылда өч скважина бораулаттык. Югары Багражда нефтяниклар торбасы салынганлыктан, ул суны тәмсезләгән. Барлыгы1800 метр озынлыкта су трассасын алмаштырдык. Юлларны әйтеп тә тормыйм. Урта Баграж клубында җылылык системасын яңарттык. Сарсаз Багражда 2 катлы клуб стеналарын рәтлибез. Аның түбәсен ябу өчен акчаны район башлыгы Разиф Кәримов бирде. Сарсазда чиркәү ачылды, Югары Баграж чиркәвенә 9 чаң кайтарттык, анда реставрация тәмамланды. Авыл старосталары тәкъдиме белән Быел Сарсаз каршындагы медпункт бөясенең тирә-ягын төзекләндерәбез. Казытып, тирәнәйтеп, ташлар салабыз.
💞Гаиләнең ныклы традициясе
Үз әби-бабайларыннан килгән гадәтләрне саклаучы һәрбер керәшен гаиләсенеке шикелле үк, Минеевларның да үз традициясе бар. Ул — Олы көнне Сарсаз Баграждагы төп йортта уздыру. Быел да Пасхада алар әниләре янына җыелганнар. 86 яшьлек Анна түти балаларын, оныкларын бәйрәм ризыгы булган кулич, манылган күкәй белән сыйлаган. Ә Анна түтинең балалары — бишәү. Шуларның берсе — Павел Николаевич.
Бик яшьли, партия оешмасы cекретаре булып билгеләнер алдыннан өйләнә Павел. Галина Николаевна да (кыз чактагы фамиляисе Романова) үз авылларыныкы. Ул «Үрнәк» совхозында кадрлар бүлеге инспекторы булып эшли. Минеевларның 1986 елда олы кызлары Альбина туа (ул — Чаллыдагы оешмаларның берсендә инженер-сметчик), дүрт елдан — уллары Евгений (шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә). Аларның балалары Данил, Диана, Эмилия, Ясминә, Эмиль, Сарсаздагы башка яшьтәшләре шикелле үк, Олы көн иртәсендә күкәй җыярга чыгалар. Балаларының төп йортка җыелуына күңеле булган Анна түти, керәшен кавеменнән икәнлекләрен белүче оныкларының элгәредән килгән матур гадәтләрне үтәүләренә шатланып, кыстый-кыстый, аларны үзе пешергән тәм-том белән сыйлый.
Питрау, Покрау кебек бәйрәмнәрдә дә Анна түти ямансулап утырмый, балаларының туган авылда яшәүчеләре дә, читтәгеләре дә янына кайта. Үз халкының бәйрәмнәрен белүче, йолаларны үтәүче һәм, иң мөһиме, әниләрен кадер-хөрмәттә яшәтүче Минеев кебек кешеләре булганда, керәшен ыруының киләчәге ышанычлы...
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев