»🍂🍂🍂
🌟Лариса Михайловна Минзәлә районының Иске Мәлкән авылы кызы. Ул бәләкәй чагыннан ук журналист булырга хыяллана, ләкин язмыш башка юлдан җибәрә аны. Ул гомерен укытучылык хезмәтенә багышлый.
🍃Каеннарны сары димә икән...
Каеннарны сары димә икән,
Сагыш икән аның исеме.
Ә сагышның исеме генә түгел.
Таныш инде хәтта җисеме.
Каеннарны сары димә икән,
Моң икән ул, тирән моң икән.
Моңлануның нәрсә икәнлеге
Таныш инде балачагымнан...
Каеннарны сары димә икән –
Күз яшьләре бит ул - сарылык.
Кайнар яшьләр сары төскә кертә,
Эчтән саркып чыгып, җыелып.
Каеннар ул сары төстә булмый,
Каеннарда сагыш-моң икән.
Каен сарылыгы... Гомерләрнең
Узып барулары шул микән?
Көзгә керүләрем шул микән?..
🍁🍁🍁
Мин көзләрне, никтер, ныграк сөям –
Көзләр аңлый серле күңелне.
Яшьлегемдә шашкын бураннарны
Сөюче соң бу мин түгелме?!
Яшьлек үтеп бара, күңелемдә
Бураннар да, күрәм, басыла.
Хыялларым, теләк-омтылышлар
Сары булып көзгә ягыла.
Шул сарылык көзнең үз төсенә
Кушыла да... бергә үрелә.
Менә шуңа, ахры, көзләр төсе
Якын булып тоела күңелгә.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев