Любовь Николаевна Кукмара районының Урәсбаш авылында туып-үскән, гомере буе шунда яши.
💬“Авылым бик матур урында урнашкан. Туган авылым мәктәбен тәмамлаганнан соң, тәрбияче һөнәрен сайлап, үземнең тормыш юлымны балалар тәрбияләүгә багышладым. Бүгенге көндә үзебезнең авылда балалар бакчасы җитәкчесе булып эшлим”, – дип хезмәт юлы белән таныштырды ул.
Авылдашлары өчен җан атып яшәүче, авыл тормышында актив катнашучы Любовь Павлованы Үрәсбашта да, районда да хөрмәт итәләр💚 Аның тырыш хезмәте дәүләт тарафыннан да югары бәяләнә. Шушы көннәрдә педагогларның Кукмара районы башкарма комитеты мәгариф идарәсендә уздырылган август конференциясендә Любовь Николаевнага олы бүләк тапшырылды. Ул “Россия федерациясе мәгариф өлкәсененең мактаулы хезмәткәре” дигән исемгә лаек булды. Бу исем карендәшебезгә Россия мәгариф министры А.Корнеевның 75/н приказы нигезендә бирелде.
🏫37 ел балаларга белем һәм тәрбия бирүче Любовь Николаевна үз хезмәте турында болай ди:
💬«Мин балалар белән эшләвем, авылда яшәвем белән горурланам. Балалар белән эшләү – зур бәхет. Аларның күзләрендәге очкыннар, елмаюлары, ышанычлары - минем өчен иң зур бүләк. Ә авылда яшәү... Бу бит табигать белән бергә, аның куенында гомер итү дигән сүз. Авыл тормышының тәмен тоеп, һәр көнгә сөенеп, рәхәтләнеп яшим. Дөньялар имин, сәламәт булыйк».
Любовь Николаевнаның сүзләре күңелгә якын, җылылык өстәп җибәрә💖
📸Алсу Идрисова
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев