“Туганайлар” газетасының 16нчы (548) санына кыскача күзәтү😉
🍃1нче биттә – Лаеш районының бай табигатьле Ташкирмән авылы турындагы язма.
🍃2нче биттә – “6 мәртәбә – махсус хәрби операция зонасына” язмасы. Республика көнендә Казан шәһәрендә кайларда һәм нинди бәйрәмнәр уздырылачагы да хәбәр ителде.
🍃3нче биттә 2025-2026 уку елына мәктәпләрнең хәзерлеге, укучылар формасының күпмегә төшүе, уку программасындагы үзгәрешләр турында язылды.
🍃4нче биттә – ZAKARIA фолк-төркеме турындагы язма. Ул төркемдәге җырчылар кайсы милләт кызлары? Бу төркемнең үзенчәлеге нәрсәдә?
🍃5нче биттә – “Дәдәйгә – 70!” язмасы. Анда лаеклы ялга чыккач, кулына 35 ел тотмаган гармунын алган, туган авылында керәшен фольклор ансамбле оештырган, бар район халкы өчен хөрмәте “дәдәй”гә әйләнгән карендәшебез турында сүз бара.
🍃6нчы биттә – Ташкирмән авылы, аның кешеләре, булдыклы балыкчылары турындагы язманың дәвамы. Биредәге йолаларның үзгәлеген белү өчен язманы игътибар белән укыгыз.
🍃7нче биттә бар авыл халкын, еракларга сибелгән авылдашларны очраштырган “Дүсмәтнең кадерле кичләре” турында укырсыз. Азнакай районындагы “Алма кебек гомерләр” бәйрәмендә халык ниләр эшләгән? Анысы да язылды.
🍃8нче биттә – “Керәшен традициясе юллары буйлап” язмасы Башкортстанның Бакалы районындагы Яңа Илек мәктәбе укучылары, укытучылар һәм ата-аналарның яңа проекты белән таныштыра. Алар Җәкәү йортына кунакка килгәч, нәрсәләр күргәннәр, нинди үнәрләргә өйрәнгәннәр? Ул хакта да бар.
🍃9нчы биттә – “Язмыш упкыны читендә...” язмасы. Ул 40 ел буе интернатларда яшәүче карендәшебез – 84 яшьлек Анна әби Юдина белән таныштыра, аның тормышындагы сынаулар турында сөйли.
🍃10нчы биттәге Белемнек” сәхифәсендә Алла Законының һәркайсыбыз белергә тиешле 10 боерыгын укырсыз. Чистайдагы керәшен чиркәвенә кач куелу турында да язылды. Дини календарь дә бирелде.
🍃11нче биттә – Луиза Янсуарның яңа романыннан өзек.
🍃12нче биттә – “Туган җиргә бал ягылгандыр”. Ул сораштыру-язма карендәшләребезнең Татарстан, аның үзләре яраткан һәм күрергә теләгән урыннары турындагы фикерләрен үз эченә алды. Приз откан подписчигыбыз Эльмира Мукееваның “Туганайлар” турында әйткәннәре белән килешәсезме?.. Рецептлар, бакчачыларга киңәшләр дә бирдек.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев