🏡Наталья Ивановна яшәгән урамда бөтен Майоровлар җыелган. Янәшәсендәге йорт – улы Александрныкы, ул шәһәрдән Ленинога 15 ел элек кайткач төзегән. Каршысында – өлкән апасы Аннаның йорты, урамның тагын берничә йортында да Майоровлар яши. Ул урамны «Майоровский» дисәк тә булыр.
🎞...Наталья Ивановнаның балачагы, барлык сугыш чоры балаларыныкы кебек, авыр булган. Әти-әнисен 1923 елда кулак дип, туган авылларыннан Донбасска сөргәннәр. Әтисе Иван шахтер булып эшләгән, әнисе Марфа өйдә балалар үстергән.
Бервакыт ул шахтадагы иренә ашарга илтә барган. Юлны кыскарту өчен, күпердән түгел, ә елга аша чыккан. Елгага кайсыдыр предприятиедән кислоталы калдыклар аккан булган. Елга суы Марфаның аякларын яндырган һәм ул 27 яшендә инвалид булып калган. Гомере буе таяклар белән йөргән.
20нче еллар ахырында туган якларына кайтканнар, колхозга аларны идеологик сәбәпләр аркасында алмаганнар. Әмма әтисе бик яхшы столяр булган, шуның белән яшәгәннәр.
Аны сугышның икенче көнендә фронтка алганнар, бераз соңрак Натальяның өлкән дәдәсе дә сугышка киткән. Инвалид Марфа белән өйдә өч кечкенә баласы калган.
Наташа беренче классны тәмамларга өлгермәгән. Яшәү авыр булган, авыру әнисенә инвалидлык буенча пособие бик аз түләнгән. Кызлар хәер сорап йөри башлаганнар. Балалар еш кына буш кул белән кайта торган булганнар.
Бервакыт без дүрт авылны җәяүләп йөреп чыктык. Шахмайкинода гына безгә бер бәрәңге бирделәр, аны да икебезгә, – дип искә ала Наталья Ивановна үзенең ярым ач балачагын.
ЯЗМА ТУЛЫСЫ БЕЛӘН:👇 https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/leninodan-natalia-maiorova-sugys-coryndagy-iarym-ac-balacagyn-iska-aldy
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев