Бу юлы да Сәйтәк авылы клубы Менделеевск районының педагогик конференциясендә катнашып, үзләренең балалар белән уңышлы гына килеп чыккан эшләренең тәҗрибәсе белән уртаклашты👍
💬"Без район педагогик конференциясендә катнаштык. Балалар белән бергәләп оештырган күргәзмәбез аша, тәрбия-укыту процессын баету һәм мөмкинлекләрне киңәйтү юлларын күрсәтә алдык",– дип сөйләде Сәйтәк авылы клуб җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.
Район үзәгендә булудан файдаланып, алар үзләре махсус хәрби операциядәгеләргә әзерләгән әйберләрне – 90 сөлге, үзгәртеп тегелгән 20 ир-ат күлмәге, киптерелгән яшел суган һәм, әлбәттә, өйдә ясалган токмачны гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырганнар📦
Бу эшләр авыл халкының бердәмлеген күрсәтә☝️
📸Ясминур Гыйззәтуллина.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев