Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы белән берлектә, 🎭“Мин – Җан – Туфрак” дип исемләнгән музыкаль спектакль әзерли👏
💫Россиядә Ватанны саклаучы елына багышланган ул спектакльнең авторлары – карендәшебез, танылган язучы 📝Луиза Янсуар һәм 🎬режиссёр Резеда Гарипова.
🎭“Мин – Җан – Туфрак” спектаклендә рольләрне Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов, К.Тинчурин исемендәге күчмә театр артисты, Татарстанның атказанган артисты Артём Пискунов, танылган сүз һәм юмор остасы Аграфена Васильева, Гүзәл Гафарова, яшь талантлар Иван Пугачев, Савелий Пугачев һәм башкалар башкара. Күмәк күренешләрдә керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле һәм керәшен фольклор коллективлары да катнаша.
🗓 12 октябрь
🕰️ 17:00
📍 «Чулпан» мәдәни үзәге сәхнәсе (Казан, Җиңү пр., 48а, м. «Җиңү проспекты»)
👤 6+
Билетларны Пушкин картасы белән дә алырга мөмкин.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев