Бәйрәм авыл активлары Галина Смернова, Роза Маракина тырышлыгы белән оештырылган💚
💬“Авылның Әче аланындагы, һәр елдагыча матур итеп бизәлгән мәйданчыкта бәйрәм башланып китте. Ерак-ерактан кайткан авылдашлар бер-берсен кочаклап, елмаешып күрештеләр. Балачак хатирәләре, яшьлек еллары искә алынды, тормыш хәлләре уртаклашылды.
🎉Бәйрәм программасы бик бай һәм кызыклы иде. Гөлназ Гәрәева алып барды, җырчы Гөлсинә Нигъмәтуллина җырлары белән ямьләндерерде. Авылның өлкән кешеләрен котладык. Үзләре килмәгәннәр иде, бүләкләр балаларына тапшырылды.
🖼️Авылдашлар фотокүргәзмәдә үзләрен, танышларын күреп, истәлекләрен барладылар. 1 өстәлдә «2025 ел – Ватанны саклаучылар елы» диеп, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар исемлеге, аннан батыр булып кайтканнар исемлеге, шулай ук, тылдагы әби- бабайларның фотолары да бар иде.
"Керәшеннәр бәйрәм итә белә инде алар " - диде күрше авылдан килгән апалар☺️ Балалар, олылар өчен дә төрле уеннар, ярышлар оештырылды. Түбән Чыршылыда гомер итүче Илья дәдәйнең (әниемнең олы дәдәсе) хатыны Венера Карпова үзенең шигырьләрен укыды. Авылдашларымның ыру агачларын ясаган идем, алар белән дә бик кызыксындылар.”, – дип сөйләде авылдашлар очрашуына кайткан, әти-әнисе Түбән Чыршылыдан булган Роза Маракина.
☕️🥞Соңыннан, чәй өстәле артында барлык килгән кунаклар самавырдан чәй эчеп, тәмле коймаклар, пироглар, конфетлар белән сыйланганнар.Түбән Чыршылы авылында узган бу бәйрәм һәркемнең күңелендә җылы хисләр, истәлекләр булып калыр!
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев