Кайбер ир-атлардан да көчлерәк һәм эштән куркып тормаучы кызларга сокланып карыйм. “Бәрмәнчек” дәүләт халык фольклор ансамбле җырчысы, балалар үстерүче, ир көйләүче, бизнес алып баручы Снежана – шундый көчле хатын-кызларның берсе. Мамадыш районының Албай авылы кызы Снежана АБРАМОВА белән сәхнә тормышы, иҗаты һәм гаиләсе турында сөйләштек👏
– Ирең синең сәхнәдә балкуыңа ничек карый?
– Килен булып төшкәнче үк, иремнән «син кемгә өйләнәсеңне аңлыйсыңмы», дип сорадым. Ул минем артист икәнемне, өйдә утыра торган хатын булмаячагымны белеп өйләнде. 2016 елда өйләнештек. Ул – Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы егете. Иремнән бик уңдым, Аллага мең шөкер! Ике балабыз бар, матур тормыш алып барабыз. Зур гаиләм булса да, яраткан эшем белән шөгыльләнә алуыма иремә рәхмәт. Ул мине хуплап тормаса, декреттан соң эшкә чыга да алмаган булыр идем, бәлки. Гастрольләргә дә китәргә туры килә, әле хәзер дә без Сочидагы Сабантуйга юл тоттык, каенанам бик теләп балаларны карарга килде. Ике як әти-әниләребезгә рәхмәтлебез, алар безгә һәрчак булышып торалар.
– Сине эшмәкәр дип тә ишеткән идем...
– Әйе, кием сәүдәсендә үз эшем бар. Шушы эш белән декрет вакытында шөгыльләнә башладым. Мин өйдә бала карап утырам, ирем генә эшли. Акча җитмәгән вакытлар да була. Уйлап-уйлап тордым да, үз-үземә «Снежана, болай булмас, нидер эшләргә кирәк», дидем. Һәм, әкрен-әкрен, кием-салым бизнесына кереп киттем. Беренче вакытларда заказлар бик әз иде, кәеф төшкән вакытлар да булды, әмма хәзер эшләр бик әйбәт бара. Эшем турында күп кеше белә, сатып алучылар бер-берсенә сөйлиләр, мактыйлар. Шулай итеп, бизнесым көннән-көн үсә, Аллага шөкер.
Дәвамы САЙТТА👉 https://tuganaylar.ru/news/hәbәrlәr/snezana-abramova-berence-urynda-gailam-barysyn-da-alar-ocen-eslim
https://vk.com/video-11373411_456241266
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев