Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, бик күп җырчыларның остазы Винера Ганиева тормыш юанычы, югалту һәм табышлары хакында сөйләде🙏
— Винера Ганиева дигәч, «Туй күлмәге», «Зәңгәр томан», «Зинһар өчен кермә төшләремә» дигән җырлар искә төшә. Хәзерге җырчыларда әнә шундый, җырчының визит карточкасы булырлык җырларга кытлык бугай. Моның сәбәбе нәрсәдә икән?
— Иҗатым бик нәтиҗәле булды дип әйтәсем килә. Бу җырларга «Бергә узыйк Казан урамын», «Сөембикә» дигән җырларны да өстәр идем әле. Шөкер, бүген дә иҗат белән яшим. Ә инде сәхнәгә аяк баскан мәлләрне искә алсак, беркайчан да «конъюнктурный» җырлар артыннан кумадым. Яраткан авторларым булды, гомер буе алар белән дус булдык, бергәләп иҗат иттек. Композитор Резедә Әхиярова, Рәшит Кәлимуллин, Луиза Батыр-Болгариның җырларын яратып башкардым. Сүз авторларына килсәк, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин белән матур җырлар иҗат иттек. Рухлары шат, урыннары оҗмахта булсын. Хәзер без Наил Касыймов, Зөлфәт Хәким белән иҗади дуслар. Элек композитор, шагыйрь иҗат иткән җырны җырчы җырлый һәм аны худсовет тикшерә иде. Аның нәтиҗәсен өчәүләп зарыгып көтәбез. Бу — җырчыга да, авторларга да бик зур имтихан. Худсовет вәкилләре сүзен дә, сүзнең көйгә тәңгәллеген дә җиде кат иләк аша үткәреп тикшерә һәм башкару сыйфатына игътибар бирә. Мөгаен, шуңа ул вакытта чын мәгънәсендә камил җырлар туа алгандыр....
Дәвамы САЙТТА: https://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/vinera-ganieva-oc-elda-kuzlaremnen-nury-iugaldy
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев