Предыдущая публикация
Керәшен халык җыруы🥰
Җырә – ул, халык авазы, халык тойгысы һәм фикеренең турыдан-туры чагылышы🙏
Ишек алкайлары алма агач,
Кисеп алдым алма булмагач.
Алдым да гына каләм, яздым сәлам,
Йөрәккәемә чыдый алмагач.
Ишек алкайлары яшел чирәм,
Иртә генә торып ат җибәр.
Ихласларым белән хат язамын,
Каршысына, җаный, хат җибәр.
Ике дә генәй аккош әй кычкыра,
Агыйделкәйләрнең буенда.
Хатларыма каршы хат салмыйсың,
Әллә юкмы, җаныем, уеңда?
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев