Бүген Изге Лазарьны искә алалар.
Изге Лазарьны Христос терелтә 🙏
Суббота көнне Иисус, 4 көн үле булган Вифания җире кешесе Лазарьны терелтеп, кодрәт ясый. Чиркәү Лазарның терелүен Иисус Христосның җирдәге сәяхәте вакытында кылган иң мөһим кодрәтләрнең берсе дип хөрмәт итә. Бу – кешенең тормышы да һәм үлеме дә Ходай кулында, Аңа ышанган һәм Аның боерыкларын үтәгән барлык үле кешеләрнең терелүенә өмет, дигән сүз.
Шул вакыттан соң, Бәрмәнчек бәйрәме алдыннан суббота көнне Изге Лазарьны искә алалар. Изге Лазарь, терелтелгәннән соң, тагын 30 ел яши, Кипрда епископ була һәм христиан диненә өйрәтә.
Бу хакта: https://tuganaylar.ru/news/belemnek/brmnchek-iisus-khristos-ierusalimga-zurlyk-beln-ishkk-atlanyp-kergn
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев