Тукай районындагы Борды авылының нәни «Борды-Чишмә» ансамблен тал ботакларында язын уянып, кояш нурларын үзенә җыйган бәрмәнчекләр белән чагыштырырга булыр иде.
Тал песие-бәрмәнчекләр инешләрдән йөгергән язгы су-көзгегә багып, бар дөньяга шатлык, яктылык тарата. Шуның шикелле, «Борды-Чишмә» балалар фольклор ансамбле дә сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук, керәшен көйләрен үз авылларының элгәреге әбиләречә башкарып, күңелләрне җыр-моң дөньясында ял иттерәләр. Әле 2023 елның көзендә генә оешкан бу балалар ансамбле җитәкчесе, лаеклы ялдагы укытучы Елена Маслованың репертуарны дөрес сайлавы күренеп тора.
Тулырак: 👇 https://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/bordy-cisma-yruga-salatle-malailarny-ham-kyzlarny-uzena-yigan-ansambl
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев