Пауый кылый.
Безнең урам кызлары (хәзер 80 яшьләр тирәсендәге әбиләр) Гәрәч Марьясы белән Пауый Аннугы дус кызлар булып йөргәннәр, бергә уйнаганнар. Укуын да бәлки бер класста укыганнардыр, анысын белмим.
Шулай беркөнне бу кызлар каядыр барырга җыенганнар. Гәрәч Марьясы алдан әзерләнеп, Пауыйларга кергән дә, Аннукны көтеп тора икән. Аннук озак мыштырдагач, ашыктырмакчы булгандыр инде:«Әйдә инде, поехали!» — дигән. Ул замандагы балаларның русчасы да шулхәтле генә булгандыр инде. Аннук моны «Пауый кылый» дип аңлаган. «Нишләп мин Пауый кылый булыйм, син үзең Гәрәч кылый» дип авызын турсайткан.
Күбрәк мәзәкләр👉: https://tuganaylar.ru/news/%D2%97an-%D2%97al-itk%D3%99nd%D3%99/tamara-muxanovadan-mazak-xallar
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев