Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 21
Сиздермичә миңа вакытны
Көзгеләрнең яннарыннан үтәм
Күрсәтмичә хәзер үземне.
Картлыгымны күреп шатлансам да
Бизәкләре аның ошамый
Танымаслык булып үзгәртте ул
Әйткән сүзләремә карамый.
Ап- ак чәчле бер бабайга ошап
Әйләнәмен өйнең түрендә
Оныкларым гына таный мине,
Алар белән йөрим әле дә.
Картлыгыма бер сүз әйтмим хәзер
Үзгәртсә дә минем төсемне.
Тигезлектән безне аермасын
Калдырмасын ялгыз ул безне.
Камил акыл белән исәнлекне
Еракларга илтеп куймасын
Танымаслык булып үзгәрсәк тә
Рәхәтен дә яшик тормышның.
10.01.2024.
Нурислам Фазуллин.