«Минем иманым камил!»
«Минем күңелем чиста! Иманым камил!» диючеләр дә җитәрлек. Баксаң — мәчеткә йөрми, шәригать гыйлемен өйрәнми, Аллаһның китабын — Коръән китабын кайсы яктан әйләндереп, дөрес итеп тотасын да белми, намазларын укымый, ураза тотмый, үзе бай, ә мескен-фәкыйрьләргә һәм башка Аллаһ Тәгалә билгеләп куйган тиешле урыннарга зәкәтен чыгармый, Хаҗ кылырга мөмкинлеге булып та — кылмый. «Иманы камил» аның имеш!
Иман бит ул — Аллаһның барлыгына ышану гына түгел! Дөньяда Аллаһка ышанмаган кешеләр гомүмән юк. Ышанмыйм дисә дә, бу аның телендә генә. Чөнки һәрбер кешене Аллаһ Тәгалә бу дөньяга фитри иман белән: Аллаһ бар һәм Ул бер икәнлеген таныган халәттә бу дөньяга китерә. Шуңа күрә, бу синең Аллаһның барлыгына ышануың — Аллаһ Тәгалә сиңа тумыштан ук бүләк итеп биргән фитри иман гына. Ул бөтен кешедә дә бар. Әмма андый ышану гына Аллаһ Тәгаләгә җитми. Иблис тә бит Аллаһка ышана, Аның бөеклеген таный, хәтта теле белән дә шуны исбатлый! Ләкин ул — имансызларның башлыклары һәм адәм затларын Аллаһның
Туры юлыннан аздырырга Раббысына вәгъдә биргән зат. Коръәндә Аллаһ Тәгалә шайтанның сүзләрен китерә:
«Синең Бөеклегең белән ант итәм! Барысын да аздырачакмын! Аларның арасыннан Сиңа ихласлы булган бәндәләреңә генә көчем җитмәс». («Сад», 38:82-83.)

Әбү Муса Сәйфеддин, "Күңелләрне йомшарту китабы"